kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Чүмеч

Чүмеч
Борын заманда булган бер аучы. Бу бер чыгып киткәч ту-гыз-ун еллап йөри икән, ди. Йөри торгач, кайтыр вакыты җитә моның, ну, нихәтле озак йөрсә дә, бер җәнлек тә атмаган була. Бервакыт моның эчәсе килә башлый, һич су тапмый эчәргә. Бер заманны килеп чыга бу бер ачыклыкка. Караса, янында елга агып тора. Ул Төрекмән бабай елгасы икән. Су эчим дип елга янына килсә, су өстендә бер чүмеч йөзеп йөри. Чүмечне тотмакчы булып кулын суза, һич тота алмый. Чүмечне тота алмагач ятып эчә башлаган ие, әлеге чүмеч моның җилкәсенә менеп атланып утыра, сулу алырга да, торырга да һич ирек бирми.
Чүмеч әйтә: «Үзең белмәгән әйбереңне бирсәң, җибәрәм», — ди.
Аучы уйлый-уйлый, һич белә алмый нәрсә икәнен.
— Ярар, бирермен, — ди.
— Унике көннән җибәрерсең, — ди чүмеч, — җибәрмәсәң яхшылыкны көтмә, — ди.
Ярар, шулай дигәч, җибәрде моны — җилкәсеннән төште.
Аучы өенә кайтып китә. Уйлый бу: «Өйдә нинди хәлләр бар икән, нәрсәне алып китәр инде бу?» — дип.
Өйгә кайтып җиткәч җәмәгате каршы чыга. Карчыгының шәүләсен әллә каян таный инде аучы. Хатын артына әйләнә дә балага әйтә: «Әнә әтиең кайтып килә, аудан кайтыр дип әйткән ием бит мин сиңа», — ди. Аучы баланы күреп хәлдән тая. Балага каршы барып, кочаклап ала. «Әй мәлгунь, ди, шушы баланы сораган икән ул», — дип уйлап куя. Өйгә кергәч елый бу.
Хатын әйтә:
— Ник елыйсың? — ди.
— Елавымның сәбәбе шул, ди, мин бу баланы Төрекмән бабайга бирергә булып ышандырып кайттым, ди. Нәрсә икәнен белгән булсам, ышандырмаган булыр ием, — дип гайрәтләнә аучы.
— Әти, — ди малай, — сез бер дә кайгырмагыз, мин кайтып килермен әле, — ди.
Унике көн торасын егерме дүрт көн тора бала өйдә. Ул арада Төрекмән бабай килеп тә җитә. Тәрәзә кага бу карт: «Миңа вәгъдә иткән нәрсәңне тиз үк җибәр, ди, өеңдә тотма», — ди. Карт килгәч тә тагын өч көн тоталар баланы. Ашарга-эчәргә алып, атка утырып китәләр болар атасы белән. Барып җитәләр әлеге елга буена. Аерылыр вакыт җиткәч, атасы һич түзә алмый — елый. Аерылып ун таяк буе җир киткәч, атасы кире борылып, тагын баласының муенына асылынып елый. Өч мәртәбә шулай итә атасы. Аннан соң малай әйтә: «Әти, ди, син юкка кайгырма, ди, мин барыбер әйләнеп кайтырмын әле», — ди. Китте бу. И бара, и бара, көн үтә, төн үтә, һаман бара бу. Бара торгач, бер заманны барып җитә бу бер ызбага. Ызбаның башы ямалган, төбе ямалган, тәрәзәсе карындык, ди. Ызба эчендә тешләре ыржаеп чыккан бер карчык утыра, ди. Ызбага керүгә малай тиз генә сәлам биреп өлгерә. Карчык әйтә:
— Ярый әле сәлам биреп өлгердең, ди, мин сине ике кабып, бер йотар идем, — ди.
— Ач кешенең ачуы яман, — ди малай, — кая, ашарга бир, әби, — ди.
Тамагын туйдыргач, карчык сорый:
— Син болай кая барасың соң, бу якларга адәм аяк басканы юк ие? — ди.
— Мин фәлән картка малайлыкка барам, — ди.
— Әй, балам, ди, бик хәвефле җиргә барасың икән, — ди, бик начар карт ул, ди. Анда барган кеше исән кайтмый, ди. Вәт, ди, моннан ерак түгел тагын шушындый ызба булыр, ди, шунда минем уртанчы сеңлем булыр, ди. Ул сиңа акыл өйрәтер, ди, мин бүтәнне белмим, — ди.
Малай карчыкка рәхмәт әйтеп, юлга чыгып китә. Барып җитә бу уртанчы карчыкка. Шундый ук ызбага килеп керә. Килеп керүгә тиз генә сәлам бирә.
— Ярый сәлам биреп өлгердең, — ди карчык, — сәлам бирмәсәң, ике кабып, бер йотар идем, — ди.
— Ач кешенең ачуы яман, әби, ашарга бир әле! — ди. Тамагын туйдыргач, әби сорый:
— Каян җил ташлады бу якларга, йомышың ни ие? — ди.
— Мин фәлән картка малайлыкка барам, миңа акыл өйрәт, әби, — ди.
— Моннан бераз баргач бер ызба булыр, ди. Ул ызбада бер карчык тора, ди. Ул карчык минем сеңлем, ул сиңа акыл өйрәтер, аңарда зиһен күп, ди. Мин артыгын белмим, — ди.
Ярый, тагын китә бу өченче карчыкка. Барып җитә карчыкка. Ишеген ачып җибәрсә, бик куркынычлы бер карчык утыра, ди. Монда да малай тиз генә сәлам бирә. Сәламне алгач, карчык сорый:
— Кая киттең болай, балам? — ди.
— Мин фәлән картка малайлыкка барам, ди, миңа акыл бирсәң ие, — ди.
— Менә фәлән төшкә баргач, бер күл булыр. Шул күлгә өч күгәрчен-кыз чәршәмбе көн су коенырга төшәрләр. Син шулар-ның төшкәнен сагалап тор. Ал арның берсе синең алдыңа да килер, артыңа да чыгар, уртага да керер. Су коенырга кергәч, син шул күгәрченнең киемнәрен яшереп куй, ди. Аннан соң үзең белерсең калганын, — ди.
Ярар, малай камышлар арасына кереп сагалап утыра. Бер заманны көннең кызуында өч күгәрчен очып төшәләр. Берсе егет баш очында әйләнә-әйләнә оча да киемнәрен чишенеп суга кереп китә. Бераз су коенгач ике күгәрчен судан чыгып киенәләр дә очып китәләр. Ә өченче күгәрченнең киемнәре юк. Кыз киемнәрен эзли-эзли, һич таба алмый. Бер заманны кыз әйтә: «Күлмәгемне биргән кешегә кирәк вакытта ярдәм итәрмен», — ди.
Шулай дигәч, егет күлмәкне таяк башына элеп ыргыта кызга. «Хәзер миңа акыл өйрәт инде», — ди егет.
— Сине бик яхшы каршы алырлар, яхшы урыннар бирерләр. Сиңа кара киез бирерләр, аннан ак киез. Кара киез астында кайнар су булыр, анда ятма, ди. Аннан соң сиңа ак киезгә ятарга кушарлар. Аның астында да шундый ук су булыр, ди, анысына да ятма, ди. Син: «Миңа этләр ята торган җиргә урын салыгыз», дип әйт! — ди.
«Ярар» дип чыгып китә егет диюләр патшасы Төрекмән бабайга. Карт бик яхшы гына каршы ала моны. Ашата-эчертә, хөрмәт итә егетне. Ятарга ике төрле урын күрсәтә: ак киезне күрсәтә, егет анда ятмый; кара киезне күрсәтә, анда да ятмый. Карт әйтә:
— Алай булгач сиңа нинди урын кирәк соң, үзең сайла, — ди.
— Миңа, — ди егет, — кеше түгел, эт тә ятмаган урын кирәк, ди. Мин бит юл кешесе, кая туры килсә, шунда ятып өйрәнгән, — ди.
— Ярар, ят шунда үзең теләгән урынга алай булгач, ди. Бүген син кунак, ди, ә иртәгә кичкә эш бирермен мин сиңа, — ди.
Ярар, бүген көн үтә шулай. Икенче көнне бабай әйтә: «Син фәлән кадәр җирне сукала, шунда икмәк чәч, үстер. Шул икмәкне тегермәнгә барып тарттырырсың, ди. Иртә белән мин йокыдан торышка күмәч пешереп китерерсең», — ди. Егет нишләсен, риза булса да була, булмаса да була, барыбер үләргә инде, дип. Егет аунап-тәгәрәп елап утырганда теге кыз килеп җитә.
— Әй, егет, ник елыйсың? — ди.
— Ничек еламыйм инде, — ди егет, — карт миңа үти алмаслык шундый-шундый эш кушты, — ди.
— Әй, бу эш уенчык кына, хәзер эшлибез аны, — ди.
Кыз урамга чыга да француз яулыгын кесәсеннән чыгарып селкеп җибәрә, аксагы да калмаган, туксагы да калмаган, бөтен пәриләр килеп җитәләр. Кыз барысына да эш куша: «Иртән торышка икмәк пешкән булсын», — ди. Дөрестән дә иртә белән бөтен эш эшләнгән була. Егет калган бодайларны капчыкка тутырып барлап йөри.
Бу хәлне күреп карт аптырауга кала. «Ярый, ди карт, бүгенгә ял ит, иртәгә килерсең, икенче эш кушармын», — ди.
Ял иткәч, егет икенче көнне тагын бара карт янына. Карт моңарга яңа эш бирә: «Менә фәлән төштә бер буе егерме биш чакрымлы күл бар, ди. Шул күлнең буеннан-буена күпер сал, ди. Күпер тимердән булсын, кеше егылырлык булмасын, ди. Күлнең ике ягында җимеш агачлары үсеп торсын, алмалары-хөрмәләре пешеп торсын, төрле сандугачлар сайрап торсын», — ди.
— Әй ходаем, бу күперне ничек салыйм да, агачларны ничек үстерим дә, алмаларын-хөрмәләрен ничек пешерим, — дип такмаклап утырганда, әлеге кыз килеп җитә.
— Ник елыйсың тагын? — ди.
— Еламаска, бик газаплы эш кушты бит миңа карт, ди. Фәлән күлгә күпер салырга, агачлар үстереп, җимешләрен пешереп куярга кушты, — ди.
— Бу бик бәләкәй эш, — ди кыз, — алда әле синең күрәселәрең, — ди.
Шулай ди дә урамга чыгып француз яулыгын селки дә: «Фәлән-фәлән эшләрне эшләгез!» — дип, задание генә бирә пәриләргә. Кыз әйтә: «Син иртә белән урамга чык та тимер чүкеч белән шакылдатып йөр шунда», — ди.
Егет йокысыннан торганда бөтен эш беткән була. Тимер чүкеч белән суккалап кына йөри бу.
Картның исе китә. «Бүгенгә бар кайт, ял ит, ди. Иртәгә яңа эш бирермен», — ди.
Егет ял итә, йокысын туйдыра да китә карт янына.
— Бүген нинди эш бирәсез, — ди.
— Менә, ди, минем өйрәтмәгән бер айгырым бар, ди. Ул айгыр җиде кат капка эчендә тора, ди. Дүрт капканы ачарсың, ди, өчесен ватып чыгар, — ди.
Егет шатланып тыңлап тора: «Әй, бу эш ансат икән, бу эшне үтәсәм, өйгә кайтам», — дип. Әлеге кыз килеп җитә: «Нинди эш бирде?» — дип.
Егет: «Шундый-шундый җиңел эш бирде», — дип куана. Кыз әйтә: «Бу эш иң авыры инде. Айгыр — әти үзе инде ул, ди. Аны җиңүе бик авыр булыр, ди. Син тимерчедән өч таяк ясат: берсе — бакыр, икенчесе — тимер, өченчесе җиз булсын, ди. Таяклар атка сукканда сынарлык булмасын, ди. Капканың дүртесен айгыр җиңел генә чыгып китәр. Ә калган өчесен ватып чыгар. Аннан айгырның маңгаена тимер таяк белән берне утырт, жәлләмә, суккач артына утырырлык булсын, ди. Бакыр таяк белән сукканда ат югары менәр, ди, анда да жәлләмә, таяк тетелгәнче сук, ди. Шуннан соң җиз таяк белән кыйный башлыйсың. Җиз таяк белән кыйнаганда айгыр түбән таба төшәр, ди. Аннан соң айгырдан төшеп: «Бабай, айгырны өйрәттем», — дип кереп әйтерсең, ди.
Ярар, егет кыз өйрәткәнчә тимерчегә барып өч таяк эшләтә дә айгырны алып чыгып китә. Капканың дүртесен айгыр үзе чыга. Шуннан соң һавада шарт-шорт килә башлый. Егет тимер таяк белән айгырның маңгаена утырта, ат шунда ук артына утыра. Ат утыруга егет тиз генә менеп атлана да бакыр таяк тетелеп беткәнче кыйный. Аннан соң тимер таяк белән кыйный башлый бу. Бакыр таяк белән кыйнаганда ат югары менә бара. Гел башына гына кыйнап бу таякны да тетеп бетерә. Инде калды җиз таяк. Хәзер кыйный башлый җиз таяк белән. Җиз таяк белән кыйнаганда ат түбән төшә. Ат җиргә төшүгә егет ат өстеннән төшә дә өйгә кереп әйтә: «Айгырны өйрәттем, бабай», — дип. «Ярар, балам, ди, карт көч-хәл белән генә, иртәгә туй була, ди. Сәгать сигез-тугызларда туй булганчы кызлар арасыннан үзеңә ошаганны сайлап алырсың», — ди.
Ярар, бу егеткә пошу керә инде: «Ничек танырмын икән?» — дип. Озак та тормый кыз да килеп керә: «Егет, ди, хәзер үк безгә качарга кирәк, ди. Иртәгә син мине таный, белә алмассың, шуның өчен эшли дә инде ул бу эшне», — ди. Егет тә кыз белән качарга риза булып, ызбаның бер почмагын күтәреп чыгып китәләр болар. Чыгып киткәндә ишек төбендә ике төкерек төкереп калдыралар.
Иртә белән боларны уятырга дип бер хезмәтче килеп ишекләрен шакый башлый. «Ярый, хәзер барабыз, битебезне генә юыйк», — дип бер төкерек җавап бирә. Илче өйгә кайтып: «Әле битебез юмаган, аякларыбыз киенмәгән», — дип әйтте, ди.
Бераз торгач карт, икенче хезмәтчене җибәрә. Кага бу. «Әле өстебезгә дә кимәдек, хәзер барып җитәрбез», — ди икенче төкерек. «Нәрсә дип әйттеләр?» — ди карт. «Хәзер барып җитәрбез, дип әйттеләр», — ди хезмәтче. Көтәләр-көтәләр, болар һаман юк. Өченче хезмәтчене җибәрсәләр, ишекне кага-кага, бер тавыш-тын юк. Тәрәзәне ачып карасалар, егетләр булып ике төкерек сөйләшә икән. Карт тегеләр артыннан кугын* чыгара. Кыз моны сизеп егеткә әйтә:
* Кугын — куучы, куа килүче.
— Син җиргә ятып тыңла әле, ди, килеп җитмиләр микән, — ди.
— Мин нәрсә беләм соң, үзең ятып тыңла, — ди.
— Юк, син тыңла, — ди кыз. — Син безнең гыйлемлекне өйрәнеп беттең микән, шуны беләсем килә минем, — ди.
Егет тыңлаган ие, бернәрсә дә белә алмады.
Кыз ятып тыңлаган ие, артларыннан куып килгәнне белде. Шуннан соң кыз, егетне сугып , черек агач ясады, үзе — агачның череген коеп, кортын ашап торган тукран була. Карт җибәргән кешеләр черек агачны кимереп торган тукран янына килеп җитәләр дә сорыйлар:
— Син монда егет белән кыз күрмәдеңме? — дип.
— Күрдем, — ди тукран.
— Кайчан? — ди хезмәтче.
— Менә бу агач үсеп торганда кыз белән егет моннан узып киттеләр, — ди.
— Әй, булмады алай булгач, аннан бирле мең кеше үткәндер инде, — дип тегеләр кайтып китәләр.
Өйгә кайткач карт сорый:
— Нәрсә күрдегез, нәрсә белдегез? — ди.
— Нәрсә күрик, ди, черек агачны кимереп торган бер тукранны күрдек, башка нәрсә күрмәдек, — ди.
— Әй, шулар ие инде ул. Шул агачтан берәр йомычка алып кайтырга кирәк ие, — ди карт.
— Барыгыз, алып кайтыгыз, — дип, кызы артыннан тагы ике кеше җибәрә. Кыз белән егет бара торгач, тагын ятып тыңлыйлар. Егет ятып тыңлаган ие — бернәрсә дә белә алмады, кыз үзе тыңлады. Тыңласа, арттан куып килгәнне белә. Егетне иксез-чиксез зур шәһәр ясады, үзе салынып ята торган бик зур чиркәү янында эшләп йөрүче егет була. Чиркәү салына башлаганга тугыз ел вакыт үткән, тагын сигез еллык эше бар икән, ди әле.
Карт җибәргән кешеләр чиркәү янына килеп җитәләр. Чиркәү янындагы егеттән сорыйлар:
— Әй, егет, бу чиркәүне кайчаннан бирле саласың? — ди.
— Бу чиркәүне сала башлаганга тугыз ел булды инде, тагын сигез ел эшләрлек эше бар әле, — ди.
Шуннан соң килүчеләрнең берсе икенчесенә әйтә: «Ишетәсеңме, ди, тугыз ел эчендә кемнәр үтмәгәндер, ди, әйдә кайтып китик», — ди. Китәләр болар кайтып. Кайтуга карт сорый:
— Нәрсә күрдегез? — ди.
— Бер чиркәү күрдек, ди. Чиркәү янында бер кеше дә бар ие, — ди.
— Әй, — ди карт, — шулар ие инде ул. Кешесен алып кайткан булсагыз, чиркәве дә ияреп кайткан булыр ие, ди. Сездән булмады, инде үзем барам, — ди.
Китә бу үзе. Бара торгач кыз белән егет тагын ятып тыңлыйлар. Егет ятып тыңлаган ие, бернәрсә дә белә алмады. Кыз тыңлаган ие: «Әй, әти куып килә», — ди. Егетне бәрә дә дәрья итә, үзе үрдәк була да, шул дәрьяда йөзеп йөри башлый. Карт болар артыннан килеп җитә дә суны эчә башлый. Суны эчә-эчә корсагы ярылып карт үлә. Шулай итеп болар бергә калалар.
— Инде, егет, — ди кыз, — син илеңә кайтырсың, ди. Илеңә кайткач энеңнең баласы булыр, шундый матур, күркәм, ди. Син баланы итәгеңә алып сөймә, ди. Баланы итәгеңә алсаң, син мине онытырсың, — ди.
— Ярый, — ди егет, — алдыма да алмам, үпмәм дә, — ди.
— Кара, сүземне онытма, — ди.
Кыз егетне озата бара. Байтак баргач егетне озатып, кыз үз юлына кайтып китә. Егет кайтып җитә дә күршеләренә кереп әтиләрен сорый:
Ничек торалар?» — дип, күрше белә бит инде.
— Синең хәсрәтеңнән әниең сукырайды, — ди.
— Бар, күрше, кереп хәбәр бир инде, ди. Малаең кайтты дип әйтмә, кунак бар дип кенә әйт, — ди. Хуҗа кереп китә дә: «Әй, бабай, ди, безгә бер кунак килгән, ди, сезгә керергә тартына, ди, түлке сезнең югалган малаегызга охшатам, — ди.
Шуннан соң тегеннән бер кыз карендәше кереп алып чыгып та китә. Әнисе моның тавышыннан ук таный: «Минем малай кайткан», — ди. Алай-болай иткәнче карендәш-ыру җыелып килә. Моңарга бишектәге баланы күрсәтәләр, ну, бу түзә, баланы кулга алмый. Әнисе уйлый: «Бу беркемне дә сагынмаган икән», — дип. Өч көн шулай азаплана егет. Дүртенче көнне тутасы әйтә: «Ник сөймисең баланы? — ди. Бу хәзер баланы алып сөя башлый. Баланы кулга алуга кызны оныта бит.
Ярар, күп заманнар үткәч, болар егетне өйләндерергә уйлыйлар. Күрше авылда бик бай бер кешенең кызы бар икән, шуңарга өйләндерергә уйлыйлар, күп заманнар үтә бит инде. Ну, кызга алып барырга дип бүләк эзлиләр, һич таба алмыйлар. Кибеттә бернәрсә дә калмаган. Әлеге кыз егетнең өйләнергә йөрүен ишетә дә кибеттәге бөтен әйберне сатып алып бетерә. Әйтәләр моңарга: «Менә фәлән кеше кибетенә барсаң, анда әйберләр күп», — диләр. Егет кибеткә китә. Барса, теге кыз кибетче. Кыз моны таный, егет танымый.
— Исәнме, егет! — ди.
— Бик яхшы әле.
— Нәрсә кирәк ие? — ди кыз.
— Менә шундый-шундый әйберләр кирәк ие, — ди.
— Нәрсәгә соң ул әйберләр? — ди.
— Менә, өйләнгән ием дә бүләккә алып барырга әйбер юк, ди, сезнең кибеттә әйбер күп икән, — ди.
Егет йөз тәңкәлек әйбер ала инде.
— Ну, егет, — ди кыз, — болай күп сатканым юк ие, әйдә бераз чәй эчеп алыйк шатлыктан, — ди.
Өйгә керәләр, утыралар. Өстәле янына утыргач, кыз егеткә бер стаканга нәрсәдер салып бирә. Шул суны эчүгә егет айнып киткән кебек була да, кинәт сискәнеп китә, исенә төшә моның.
Кыз әйтә:
— Егет, син ялгыштың бит, ди, минем сүзне тотмадың, ди. Ну, ялгышлык синнән түгел, атаң-анаңнан булды, ди. Мин фәлән көнне барырмын сандугач булып, син мине кертерсең, ди. Өйгә кергәч, мин бөтен савыт-сабаны ватып бетерермен, — ди.
Ярар, егет өенә кайтып китә.
Бервакытны иртә белән тышта сандугач сайрый, нинди генә тавыш чыгармый инде. Егет уйлый: «Тукта, ди, әнидән рөхсәт сорыйм әле, ди, бу сандугачны өйгә кертик», — дип. Тышка чыгып карыйлар, шундый матур сайрый. Өйгә алып керәләр. Өйгә кергәч, әле сандугач киртәгә куна, һич нишләргә белми пыр-пыр килеп әйберләрне дә ватып бетерә. Әнисе: «Әйдә, ватсын, — ди. Инде тышка чыгарып карыйк», — ди. Тышка чыгарган ие, кыз әйтә:
— Яңадан мин бер айдан соң килермен, ди, икенче төрле кош кыяфәтендә булырмын, мине кертерсең, — ди.
Бер айдан соң икенче төрле кош булып очып килеп куна бу. Тагын сайрый башлый. Егет әйтә:
— Әни, ди, тагын кош килгән, ди, бик матур сайрый, ди, өйгә кертик әле, — ди.
— Әйдә, керсен, — ди әнисе.
Әнисенең дә исе китә кошның матур сайравына. Кош сайрый, сайрый да ишеккә таба килә.
— Әни, бу кош ишеккә таба килә, нишләтим икән? — ди.
— Чыгасы бардыр, чыксын инде, — ди әнисе.
Кошны тышка чыгарган ие, егеткә әйтә кыз: «Өченче килүемдә мин бөтенләйгә киләм инде», — ди.
Ярар, күпмедер вакыт үткәч, кош өченче кабат очып килә. Килә дә киртәгә кунып сайрый, һич түзәрлек түгел, шулкадәр матур.
— Әни, ди, бер кош килгән, ди, теге кошлардан да матур, өйгә кертик әле, — ди.
— Керт, балам, ди, өйдә сайрасын, — ди.
Әби белән бабайны кунакка чакырып бер бабай килә. Шул әби кош сайраганны ишетеп елый, шулкадәр әйбәт сайрый инде, китәсе килми. Бабай белән әби кунакка китүгә кош адәм сурәтенә керә, йортның эче матурланып китә. Карт белән карчык кунактан кайтуга кыз, әбинең күзенә тидерергә дару хәзерләц куйган була. Даруны әбинең күзенә тидерүгә, күзе ачылып китә, сәламәтлек керә. Аннан соң картка дару биргән ие, аның да аксаклыгы бетте.
Шулай гомер итеп әле дә булса торалар, ди. Анда бардым, монда килдем, менә синең яныңда утырам; әкият ары, мин бире.

(Барлыгы 108 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .