kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Карунбай

Карунбай
Булган, ди, бер бик зур бай. Исеме булган Карунбай. Булган икән, ди, моның биш-алты ел түшәктә яткан бер сырхау сеңлесе.
Бер дә бер көнне Карунбай бу сеңлесен мунчага сөрә. Бичара кыз мунчада тора башлый хәзер.
Бер кичне шулай Карунбай тәрәзәсен бер карт кага:
— Кундырып чыгар әле, — ди.
Көзге салкын, юеш кич икән, Карунбай әйтә:
— Әнә мунчага бар, шунда кун, — ди.
Ул узгынчыларны мунчада гына кундыра, өенә кертми икән. Карт китә мунчага. Барса, теге кыз ята. Бабай сорый кыздан:
— Ни эшләп ятасың? — ди.
Кыз сөйләп бирә:
— Менә шулай-шулай, калдык ашларын гына бирәләр, ачтан үләм инде, — ди.
Ярар. Болар ятып йоклыйлар. Төн уртасында тагын берәү мунча ишеген шакый:
— Бабай, — ди, — фәлән авылда фәлән кешенең малае туды, кемнең бәхетен языйк? — ди.
Бабай әйтә:
— Карунбайныкын языгыз, — ди.
Бу бабай бәхет өләшеп йөрүче булган икән.
Иртә белән торгач, бабай кызга бик хуш исле бер дару бирә дә әйтә:
— Шушы даруны эчкәч, терелерсең, — ди.
Шулай ди дә саубуллашып чыгып китә бу.
Кыз, даруны эчкәч, бер-ике сәгатьтән аягына баса, бөтенләй савыга да өйгә керә.
Хәзер Карунбай сорый моңардан:
— Йә, ни булды, терелдеңме? — ди.
Кыз әйтә:
— Бабай дару бирде, шуны эчкәч әйбәтләндем, — ди.
— Тагын ни булды? — ди Карунбай.
Кыз әйтә:
— Төнлә мунча ишеген шакыдылар. Фәлән авылда бер ир бала туды, шуңа кем бәхетен языйк, дип сорадылар. Карунбай бәхетен язарга кушты, — ди.
Моны ишеткәч, Карунбайның эченә кара елан керә, нишләргә дә белми. Шулай дигәч, китә бу теге кешеләргә. Эзли торгач, таба боларны. Керә, сорый, ялына, ничек булса да кечкенә баланы үзенә алырга тели инде:
— Кызым да юк, улым да юк, сезнең балаларыгыз болай да ишле, зинһар, бирегез, — ди.
Бик ялынгач, бирәләр инде баланы моңарга. Карунбай зур акчалар да калдыра тегеләргә. Юлда кайтканда, Карунбай тота да баланы баганага бәрә. «Олак шунда» дип. Бала багана төбендә кала, ә Карунбай үзе китеп бара.
Ярар, бичара малай багана төбендә ятып калды бит инде. Шул заман, озак та үтми, юлдан, кул арбасы тартып, ике агай-эне утыннан кайтып киләләр икән. Баксалар, багана төбендә бала ята. Җаны бар үзенең, тәпиләрен типкәләп тик ята, еламый да.
— Әйдә, алыйк моны, — ди берсе, Ибраһим дигәне.
— Алабыз, ичмасам бер улыбыз булыр, — ди икенчесе,. Якуб исемлесе.
Баланы күтәреп алалар да утын өстенә салып алып кайтып китәләр. Шулай итеп, бала исән-сау гына болар кулында кала. Көн үсә, төн үсә малай. Агай-эне дә куана үзенә. Боларның эшләре дә рәтләнә, хәзер. Элгәре урманга утынга бер генә баралар иде, хәзер көненә ике дә, өч тә барып кайталар. Утын сатып байтак акча җыйдылар болар, сыерлы, атлы да булдылар. Акча күп булгач, сәүдәгә дә керештеләр. Ике-өч елдан ару гына баеп киттеләр. Ибраһим белән Якубның инде зур-зур кибетләре бар, малны да туры Мәскәүдән генә китерәләр. Ә малай үсә һаман, яше унбишкә җитә.
Бервакытны шулай юлда кайтканда, бу ике агай-энегә Карунбай туры килә. Сүз сүзне чыгара дигәндәй, Карунбай сорый болардан:
— Сез ничек соң болай бик тиз баеп киттегез әле? — ди.
Ибраһим әйтә:
— Менә шулай, дус кеше, бер елны без багана төбеннән ир бала тапкан идек, шуны үстерәбез хәзер,— ди. — Бик бәхетле, бала икән, шуннан соң безнең эшләр рәтләнде — ди.
— Алай икән, ә, — ди Карунбай.
Моның эчендә җене кузгалды тагын. Уйлый бу: «Әйтәм, бәхетләр юк, сәүдә тарала, исән калган икән, нәгъләт»,— дип.
Шулай уйлый торгач әйтә бу:
— Сатыгыз миңа ул малайны,— ди. — Барыбер үзегезнең бала түгел ич,— ди. — Кыз балам бар, үсеп килә, киявем булыр,— ди. — Күпме сорарсыз? — ди.
Тегеләр уйлашалар. Боларга баланың кирәге юк хәзер, болай да, баедылар, акчага кызыгалар.
— Илле мең алтын бирсәң, алырсың, — диләр.
Карунбай күп уйлап тормый, бәхетен ычкындырасы килми, тота да илле меңне санап бирә. Икенче көнне, пар алаша җигеп, малайны тегеләрдән алып та китә.
Хәзер уйлый инде бу: ничек юк итәргә, дип. Кая ул малайга кызын биреп кияү итү, уйламый да. Бер көнне чакыра да бу малайны:
— Егет,— ди,— син минем колым хәзер,— ди. — Мин сиңа шундый бер йомыш кушам,— ди. — Моннан бик еракта диңгез артында зур тау бар,— ди,— шуннан асылташлар китер»— ди.
Үзе уйлый: «Кайтса, тагын да баермын, аннан соң үтерермен, кайтмаса, үлсә-нитсә, бәхетем үземдә калыр», — ди.
Егет нишләсен! Кол булгач, бармый хәле юк. Көн бара, төн бара, бара торгач, барып җитә бу зур диңгезгә, әйтик, Байкал диңгезенә. Карый, караса — бер бабай көймәдә кешеләрне күчереп йөри. Әйтә малай:
— Бабай, мин фәлән-фәлән җиргә барам, мине аръякка күчер әле, — ди.
Бабай әйтә:
— Күчерүен күчерермен, улым,— ди,— тик анда барганнардан берәү дә кире кайтмый бит, — ди.
— Миңа бармыйча ярамый,— ди егет.
Шулай дигәч, бабай күчерә моны. Егет сорый:
— Син, бабай, күптәннәнме биредә? — ди.
— Илле ел инде, — ди теге карт, — мине сихерләделәр. Син, улым, кайта алсаң, шуннан котылу чарасын сорашып белеп кайт әле, — ди.
— Ярар, сорашырмын, — ди егет.
Бабайга бер икмәк бирә дә китә бу. Юл белән бераз барса, күрә егет: зур бер агачка бишек асканнар, бишектә ак сакаллы карт селкенеп утыра.
— Нишләп утырасың, бабай? — ди егет.
— Сихерләделәр, улым, инде кырык ел утырам. Ә син кая барасың? — ди карт.
— Фәлән-фәлөн җиргә барамын, — ди бу.
— Син аннан кире кайта алырсыңмы соң? — ди карт. — Берәүнең дә кире кайтканы юк,—ди. — Кайтсаң, моннан котылу чарасын сораш әле, мин дә котылыр идем, — ди.
— Ярый, сорашырмын, — дип китә бу.
Шуннан соң бер көн бара, ике көн бара, өченче көнендә зур бер йорт күрә. Барып керсә, бер бүлмәсендә алтын алмадай кыз утыра. Бик әйбәтләп исәнләшә бу. Кыз әйтә:
— Син нишләп йөрисең, чибәр егет? — ди.
— Мин Карунбайның колы, асылташлар җыярга килдем,— ди егет.
— Һәлак булырсың, егет, дию бетерер бит үзеңне, — ди кыз.
Егет әйтә:
— Бетерсә бетерер инде, миңа буш кул белән кайтырга ярамый, — ди.
Шулай дигәч, кыз жәлли моны. Егете дә чибәр, тегенди-мондый гына түгел.
— Мин дию кызы булам, бүген ул кайта, мин сиңа булышырмын, тыныңны чыгармассың, — ди кыз.
Егет әйтә:
— Алайса, син фәлән-фәлән җирдәге картларны сихердән котылдыру чарасын да сораш әле, — ди.
Кыз:
— Ярар, сорашырмын, — ди.
Ул арада болыт күтәрелә, өермә куба. Кыз егетне, инә итеп стенага кадап куя. Дию кайтып төшә. Кайтып төшә дә борынын тарта башлый:
— Фу, адәм исе килә, — ди.
Кыз әйтә:
— Үзең адәмнәр ашап кайтасың, үзеңнән чыккан истер ул,— ди.
— Кая, ашарга бир, — ди дию.
Ашарына тугыз чуен аш китерә кыз. Дию ашап бетергәч, кыз әйтә:
— Синең янда әллә кайчаннан бирле торам, бернәрсә сөйләмисең,— ди. — Менә фәлән җирдә ике карт бар,— ди,— шуларның сихере нидә икәнлекне әйт әле,— ди.
Дию әйтә:
— Чүп ул,— ди,— өч тапкыр әфсен укып өрсәләр, котылалар,— ди.
Дию йокларга яткач, кыз стенадагы инәне егет итә дә әфсен догаларын өйрәтә. Егет догаларны бик шәпләп өйрәнгәч, әйтә кыз моңа:
— Хәзер бар, әнә теге таудан асылташлар җый, — ди. — Озак йөрмә, дию уянып, һәлак итәр үзеңне,— ди. — Өч көннән уяна ул,— ди.
Егетнең диңгезгә хәтле ике-өч көнлек юлы бар бит әле. Ярар, егет кызга рәхмәтләр әйтеп, тауга менеп китә. Монда бер янчык асылташлар тутырып ала да кайтыр юлга чыга бу. Йөгерә генә егет. Йөгерә торгач, бишектәге бабай янына килеп җитә. Моңда туктап, бабайга өч тапкыр әфсен укып өрүе була, бишек баулары өзелеп, бабай аягына баса.
Хәзер болар диңгез ярына киләләр. Диңгездәге бабай боларны чыгаргач, егет әйтә:
— Синең урынга кеше кирәк,— ди,— диңгездә күчерүче булырга тиеш. Син — икенче кеше утыру белән, шудай-шулай дип, өч тапкыр әфсен укып өрерсең дә, ул кеше көймәдә калыр, син китәрсең, — ди.
— Ярый, улым, рәхмәт, берәрсе килми калмас әле, — ди бабай.
Егет өенә кайтып китә. Кайтып керә дә, янчыкны чишеп, асылташларны өстәлгә чәчеп җибәрә. Карунбай шакката моңа. Бик зур бай булды бит инде. Юк, һаман җитми әле, нәфесе котыра. Үзе бармакчы булып, малайдан сораша, теге өйрәтә ничек барырга икәнлеген.
— Тукта, үзем күбрәк алып кайтырмын, барыйм әле, — ди.
Арыш капчыгы тотып китә бу.
Бара торгач, Карунбай әлеге зур диңгезгә барып җитә. Моның көймәгә утыруы була, күчерүче бабай әфсен укып өрә дә, Карунбай көймәгә ябышып кала, бу үз юлына китә. Шулай итеп, Карунбай, гомерлеккә көймәгә берегеп, диңгездә күчерүче булып кала.
Егет Карунбайның байлыгына хуҗа булып, кызына өйләнә. Әле дә булса бик әйбәт торалар, ди, мине дә онытмый, ел саен сыңар чабата белән бер җиңле күлмәк җибәреп тора.

 

(Барлыгы 124 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .