kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Күке кычкыргач, көтүче хезмәт хакы ала

Күке кычкыргач, көтүче хезмәт хакы ала
Борын-борын заманда Атбасар исемле хайван асраучы бер бай булган, ди. Ул үзе дә, хатыны да бик саран да, комсыз да икәннәр, ди. Бер елны җәйнең эссе көнендә Атбасарның көтүчесе ачуланып чыгып киткән. Бай көтүчесез калган.
Байга кеше кирәген бер егет ишеткән дә Атбасарга ялланырга килгән, ди. Бай моңар:
— Нихәл, егет, нәрсә кирәк?— ди икән.
Егет үзенең көтүче икәнен әйткән.
— Сездә урын бар дип ишеттем,— дигән.
Атбасар:
— Урын барын бар, син безнең эшне булдыра алырсыңмы икән?— дип сораган.
Егет:
— Мин бар эшне дә булдыра алам,— ди икән.
Атбасар:
— Минем ат көтүем бар, шуны көт. Хакны мин атнадан да, айдан да, елдан да түләмим, күке кычкыргач түләрмен. Минем бакчамда күке кычкырса, шунда сиңа йөз сум,— дигән.
Егет уйлый: «Күке яз-җәй айларында бик еш кычкыра, шулай булгач, акча күп төшәр»,— ди.
Атбасар кич белән атларын күрсәткән, ди. Алар бары да симезләр, усаллар, кап-каралар икән, үзләре һаман бер-берсе белән тибешеп кенә торалар икән, ди.
Егет:
— Атларың бик усал икән, алай да көтәрмен, тик мине юк-бар өчен тиргәмәссең,— дигән.
Бай моңа риза булган.
Иртә белән егет иртә үк атларны алып чыккан. Бай ашарга бирмәгән:
— Көндез үзем алып барырмын,— дигән.
Егет атларын кырга алып киткән. Атбасар:
— Кара, берсен дә югалтма!— дип кычкырып калган.
Кырга чыгуга, атлар бар да таралып беткәннәр. Егет куркуга калган. Атлар артыннан чабып та караган. Берсен дә тота алмаган. Аптырап, арып, хәлдән таеп, бер агач төбенә яткан икән, йоклап киткән.
Төшендә аңа бер карт килеп: «Син, улым, бер агач башына мен дә: «Карлыгач күк кара тулпарларым, җыелыгыз!»— дип әйт. Бары да җыелыр»,— дигән. Егет йокыдан уянгач, шулай кычкырган икән — атлар бары да җыелган. Менә төш җиткән,— егеткә ашарга китерүче юк. Ул аптырап тормаган: бер колынны суйган да пешереп ашаган.
Кич белән Атбасар килгән. Атларның җыелып торганын күреп, хәйран калган, ди.
— Бер колының кая?— дип ачулана башлаган икән, егет:
— Син ачуланмаска вәгъдә бирдең бит,— дигән.
Атбасар: «Монысы да көтүне ташлап китәр»,— дип куркып, сүз әйтмәгән. Икенче көнне бай тагын да ашарга китермәгән. Көтүче тагын да бер атны суеп ашаган, ди. Шуннан соң көндез Атбасарның аш китермичә хәле булмаган.
Шулай итеп, көн артлы көн үткән, күке кычкырмаган, ди.
Бер көнне егет, атларын кырда калдырып, бакчага килгән. Килсә, бакча буйлап байның хатыны — сихерче карчык йөри, ди. Агачка кунып кычкырырга теләгән һәр күкене ул куып тора икән, ди. Егет үзенең камчысы белән хатынга бер суккан икән, хатын «эһ» тә итә алмыйча, үлеп калган, ди. Аны кем үтергәнне дә белмәгәннәр.
Менә шуннан соң күкеләр бик еш кычкыра башлаганнар, ди. Атбасарга бу эш бер дә ошамаган. Күке кычкырган саен, көтүчегә йөз сум түләргә кирәк бит. Ул егеттән котылу юлын эзли башлаган, ди. Беркөнне бик каты иттереп мунча яктырган, мунча ташына агу салдырган да беренче парына егетне кертмәкче булган. Егет бу эшне сизгән. Керүгә, мунчаның ташларын алып, яңа ташлар куйган. Пар сала-сала юынган, бернәрсә дә булмаган. Чыкканда агулы ташларны мунча миченә салып чыккан, ди.
Егет артыннан мунчага Атбасар кергән. Үзе салган агуга үзе тончыгып үлгән, ди.

(Барлыгы 82 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .