kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Мәгънәле кыз

Иң әүвәлге әкиятнең нинди кеше тарафыннан, кайчан чыгарылуын бер адәм дә тәген белми. Шулай да әкиятләрне бала-чага да, әби-бабайлар да бик яратып сөйли һәм тыңлый. Татар халык әкиятләре дә дәвердән дәвергә күчеп шушы чорга кадәр килеп җиткән. Төрле-төрле сюжетларга таянуына да карамастан, әкиятләребезнең үз рухи кыйммәте, мәгънәсе бар, әкиятләр сабак бирә. Әкият — яшәеш көзгесе дип әйтергә дә була, чөнки анда тормыш тәҗрибәсе чагылыш таба.

Мәгънәле кыз

Булган, ди, бер егет. Моны өйләндерергә вакыт җиткән.
Беркөнне әтисе әйткән бу егеткә:
— Фәлән кешенең кызын бик акыллы дип сөйлиләр, бар, сынап-күреп кайт әле, хак сүзме икән?— дип.
Ярый, егет атка атланып киткән кыз катына. Кыз ишегалдында икән.
— Исәнме?
— Саумы?
— Әти-әниең өйдәме?
— Юк. Әни бурычка җыларга китте. Әти йөз тәңкәне биш тиенгә алмаштырырга йөри.
Егет кызның җавабыннан берни аңламаса да, сер бирмәгән булып күренергә тырыша.
— Мин атымны кая бәйлим?— дип сорый ул.
Кыз моны тагын аптырашта калдыра:
— Теләсәң, җәйгә бәйлә, теләсәң, кышка бәйлә,— ди.
Ярый. Болар өйгә керәләр. Кыз тиз генә коймак пешерә, чәй өлгертә. Егет юлда килгәндә ачыккан, күрәсең, коймакны икешәрләп-икешәрләп тотып ашый икән. Ашап туйгач, бу кулларын тез өстенә куеп, өй эчен күзәтә башлый. Ни дә булса сөйләргә кирәк бит:
— Ай-яй матчагыз бик юан икән, моны ничәшәрләп тотып мендердегез?— дип сораган, ди, бу.
— Икешәрләп мендердек, икешәрләп,— ди моңа кыз.
Шуннан егет өенә кайтып китә.
— И-и, әти, шыр тиле бер кыз икән ул,— ди.
— Ни өчен?
— Менә шулай-шулай,— ди, сөйләп бирә бу ишеткән-күртәннәрен.
Тыңлап бетергәч, әтисе әйтә моңа:
— Юк, улым, син ялгышасың. Ул чынында бик акыллы кыз икән,— ди. — Бурычка җыларга китү — үлек өстендә елау ул, яки ата-ана каберенә бару; йөз тәңкәне биш тиенгә алыштыру — кызның әтисе ауга киткән дигән сүз, ягъни йөз тәңкәлек айгырга атланып биш тиенлек куян артыннан куа-куа атны яндырып харап итәргә мөмкин. Атыңны кышка яки җәйгә бәйләү — ишегалдындагы арба яисә чанага
бәйләү була. «Матчага икешәрләп мендердек» дип, кыз синең әдәпсезлегеңнән — коймакны икешәрләп ашавыңнан көлгән.
Карт шул көнне үк кызга яучы җибәртә.

(Барлыгы 67 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .