kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Туры сөйләгән котылган

Туры сөйләгән котылган, ялганлаган тотылган
Бер патшаның патшалыгында бик куркынычлы кешеләр булган. Бу кешеләр халыкка бик күп зыян китереп йөргәннәр. Әмма ул кешеләрнең берсен дә күрә алмаганнар, ди.
Беркөнне патша, начар гына кием киеп, үзе шул кешеләрне эзләргә чыккан, ди. Бара-бара сахрага җиткәч, бер тау тишегеннән ут күргән, ди, бу. Ул утның нәрсә икәнен беләсе килеп, патша шул ут ягына таба киткән, ди. Ут янына барып җиткәч, анда өч кеше күрә. Барып җитә дә, исәнлек-саулык сорашып, сүз башлый. Патша алардан:
— Сез кем буласыз?— дип сорый.
Өч кеше патшадан:
— Син үзең кем буласың соң?— дип сорыйлар.
Патша:
— Мин элек сорадым, сез җавап бирергә тиешсез,— ди. Өч кеше:
— Син әйт, аннан соң без әйтербез,— диләр.
Шулай тарткалашып утырганнан соң, өч кеше алдан әйтергә риза булалар. Беренче кеше:
— Без — караклар. Алай булсак та, өчебезгә өч төрле һөнәр беләбез,— ди.— Мин эт телен аңлыйм, этләрнең нәрсә сөйләшкәнен беләм,— ди.
Икенче кеше:
— Мин сарай янындагы балчыкны иснәп, ул сарай эчендә нәрсәләр бар икәнен беләм,— ди.
Өченче кеше:
— Мин төнлә күргән кешемне көндез күрсәм таныйм,— ди.
Алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләп бетергәч, патшага үзенең һөнәрен күрсәтергә кирәк була. Патша:
— Без берәр патша кулына төшсәк, патшага күз кысу белән, ул безне иреккә җибәрер,— дип җавап бирә.
Караклар, шатланышып:
— Алай булса, хәзердән үк патшаның сараена китәбез,— диләр.
Алар туры патшаның сараена китәләр. Болар капкадан кергәч үк, эт җылый-җылый өрә башлый, ди. Беренче кеше:
— Ул эт, «Сарайның хуҗасы сезнең белән бергә»,— дип өрә,— ди.
Патша:
— Кит, мин нинди сарай хуҗасы булыйм,— ди. Патша аларны элек он сараена алып бара. Икенче кеше сарай янындагы балчыкны алып исни дә:
— Бу он сарае икән, башкасына барырга кирәк,— ди.
Патша:
— Әйдә, алайса, икенче сарайга,— ди. Караклар да:
— Әйдә, киттек,— диләр.
Патша каракларны алтын сараена алып бара, икенче кеше сарай янындагы балчыкны алып иснәп карый:
— Әһә, бусы алтын сарае икән,— ди.
Өч карак белән патша, алтын сарае эченә кереп, дүрт капчык алтынны урлап качалар.
Икенче көнне патша, хәйлә табып, үзенең сараена кайтып китә дә тәхетенә менеп утыра. Алтын сараеның сакчылары, патшага килеп:
— Сигез капчык алтын урланган,— дип әйтәләр.
Патша барлык гаскәрләренә алтынны урлаган кешеләрне табып, сарайга алып килергә куша. Гаскәрләр алтынны урлаган кешеләрне нихәтле эзләсәләр дә табып китерә алмыйлар. Алтын урлаучыларны таба алмагач, аларның кайда икәнен патша үзе әйтеп бирә дә сарайга алып килергә куша.
Бик күп гаскәрләр җыелып, патша әйткәнчә барып, өч кешене тотып алып киләләр. Бу кешеләрне берәм-берәм генә кертеп, патша боларны хөкем итәргә була. Элек беренче кешене кертеп сорыйлар. Ул:
— Без дүрт капчык кына урладык,— дип җавап бирә.
Беренче кешене чыгарып, икенче кешене кертәләр. Патша аңардан:
— Ничә капчык урладыгыз?— дип сорый. Икенче кеше:
— Без дүрт капчык алтын урладык,— дип җавап бирә.
Икенче кешене чыгарып, өченче кешене кертми торалар.
Патшаның битенә маска кигертәләр дә, өченче кешене кертәләр. Өченче кеше «кич күргән кешене көндез күрсәм таныйм» дигән иде бит. Патша:
— Минем сараемнан ничә капчык алтын урладыгыз?— дип сорый.
Өченче карак карап-карап тора да:
— Дүрт капчык бит, үзең дә бар идең,— дип җавап бирә.
Патша шакката, нихәтле танытмаска тырышса да, өченче карак моны таныды бит.
Патша алтын сараеның сакчыларын, ялганлаган өчен, үтерткән, туры сөйләгән өчен, каракларны үзенең вәзирләре иттереп куйган, ди.

(Барлыгы 157 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .