kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Язмыштан узмыш юк

Язмыштан узмыш юк
Бер патшаның бер кызы булган. Ул кызын бик кадерләп кенә үстергән, ди. Нинди генә патша улларыннан яучы килсә дә, тиңсенмичә бирмәгән, ди, кызын.
Ярар, берзаманны патша сәйранга йөрергә чыга. Йөри торгач, барып җитә бер карт янына. Бу карт язу яза да суга сала, язу яза да суга агыза, ди.
— Бу нинди язу? — ди патша.
— Менә кем кызы кемгә кияүгә чыгуын язам мин, — ди теге кеше.
— Алай булгач әйт әле, минем кызым кемгә чыгар икән, нинди патша улы алыр икән, — ди патша.
Карт язу язып, суга ыргыта да аннан әйтә:
— Синең кызың үзегезнең хезмәтчегезгә чыгар, — ди.
— И бабай, берәр яхшырак кешегә дип яз инде, — ди патша.
— Язмыштан узмыш юк шул, балам, — ди карт.
Ярар, патша бик күңелсезләнеп өенә кайта да үзенең баш вәзире белән киңәш итә: «Менә бер карт шулай-шулай дип әйтте», — ди. Вәзир әйтә: «Ә син ул хезмәтчене бер йөк мал белән кояш чыгышы ягына сәүдәгә җибәр, анда барган кеше исән кайтмый. Сиңа бит бер йөк мал берни түгел», — ди.
Ярар, патша теге хезмәтчене бер йөк мал белән сәүдәгә чыгарып җибәрә. Малны алып, хезмәтче китә. Бара торгач, бер кечкенә генә йортка барып җитә бу. Барып керсә, бер әби генә утыра.
— Улым, кая барасың болай? — ди.
— Кояш чыгышына сәүдә итәргә барам, — ди.
— Ул кояш бик үкереп чыгар, — ди карчык, — анда адәм баласы чыдамас, — ди. — Син анда малыңны алып барсаң, бернәрсәң дә калмас. Син малыңны миңа калдырып кит, мин аны арттырып куярмың, — ди. — Үзең кояш чыкканчы барып кара. Ул бик каты көйдереп чыгар, син ничек тә чыда, — ди.
Хезмәтче бөтен малын карчыкка калдырып, үзе китә кояш чыгуын карарга. Барып җитә. Кояш чыгар вакыт җиткәч, бик каты җил чыга, һич басып торып булмый. Кояш нурлары тарала башлагач, җил басылып, көн матурланып китә. Шул вакыт егетнең йөзе дә үзгәрә, матурлана.
Шуннан ул әби янына кайта. Әби аның кайтышына малын сатып, акчасын арттырып куйган була. Хезмәтче, әбигә рәхмәтләр әйтеп, өенә кайтып китә.
Кайтып җиткәч, патша сарае каршында уңайлы җиргә туктап, тирмә кора да атын ашарга җибәрә. Патша моның рөхсәтеннән башка өй каршына кемдер килеп урнашканын күрә. Шуннан патша бер вәзирен җибәрә дә: «Бар әле, кем ул анда минем рөхсәтемнән башка тирмә корган, белеп кил», — ди.
Вәзир барып белеп килә дә әйтә: «Карап туйгысыз чибәр егет ул, малы да бик күп икән», — ди.
Шуннан патша яңадан вәзирен җибәрә: «Барыгыз әле, сорап килегез, ул минем кызымны кияүгә алмас микән?» — ди.
Егет: «Ярар, алырмын», — ди.
Шуннан соң патша егетне чакырып, кем икәнлеген сорый. Хезмәтче әйтә: «Мин сезнең хезмәтчегез. Кызыгызны бирәсегез килмичә, сез мине үтертергә дип кояш чыгышына җибәрдегез, ә мин баеп, исән-сау кайттым. Язмыштан узмыш юк, кызыгызны барыбер миңа бирдегез», — ди.

(Барлыгы 234 карау, бүген - 5 кеше)
@Mail.ru .