kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Инернеттан китап эзләү

Сез китапларны ничек эзлисез? Яндекс, яки Гугл эзләгеченә шундыйрак сорау язасыздыр:”стивен кинг оно скачать” Шулаймы? Һәм анда әлләничә миллион җавап чыга. Бер сайтка керәсең — торрент, икенчесендә — фрагмент, өченчесендә реклама баннерлар, өченчесендә — вирус… Интернеттан китап эзлим, дию генә җиңел. Эзли башласаң, иң кирәкле китапны табу җайлы түгел. Шуңа күрә, бушлай китапханәләрнең яхшыларын “избранный”га салып куярга кирәк. Аларны майл.ру, яки ливеинтернет каталогыннан сайлау отышлырак.

Мин, гадәттә, электрон китапны сатып алам. Хәтта бушлай алу мөмкинлеге булганда да. Беренчедән, бу күпкә җайлырак. Икенчедән, бушлай алсаң, каләмдәшләрнең кесәсенә кергән кебек тоела. Ләкин күп очракта эзләгән китапларны хәтта сатып алу өчен дә табып булмый. Яки китап бик ашыгыч кирәк, ә акча юк — карта янда түгел, электрон кәшилүк пароле онытылган, һ.б. Нишләргә?

№1
Бүгенге көндә электрон китап сәүдәсе лидеры — Литрес. Иң башта шуннан эзләргә кирәк. Менә бу сылтанма буенча — китап эзләргә

Татарча китапларны менә моннан табарга була:
Татарстан китап нәшрияты — ТКН,
Татарча электрон китап кибете — Вебкитап,
Татар электрон китапханәсе — Китапнет.
Һәм Марат Кәбиров китапларын — шушы сылтанма буенча.

№2
Әгәр русча чыккан китап Литреста юк икән, димәк ул бер җирдә дә юк. Сатып алу мөмкин түгел. Ул очракта сезне менә бу сылтанма коткарырга мөмкин — https://vk.com/docs “ВК” кулланучылары үз аккаунтларына йөкләгән бөтен файлларны да шуннан эзләп табарга була. Әйткәндәй, башкалар күзенә күрсәтергә ярамаган файлларыгызны вконтакте челтәренең “документлар” бүлегендә сакламагыз.

№3
Китапны шингл буенча эзләү. Әйтик ниндидер әсәрнең өзеге сездә бар. Яки начар сыйфатлы сканнан өзек. Ә сезгә, кабат күчереп язып тормас өчен, китапның үзен табарга кирәк. Шул өзекне эзләгечкә кертсәгез, сез эзләгән китап булган сайтлар исемлеге килеп чыгар. Бу Яндекстан авторның һәм китапның исеме белән эзләүгә караганда отышлырак.

№4
Либрусек һәм Флибуста кебек электрон китапханәләрне еш кына томалап куялар. Андый сайтларга керү өчен менә бу броузерны файдаланырга кирәк — Tor Browser

№5
Гугл-Китаптан бар. Монда иң бай китапханә дип исәпләнелә, чит телдәгеләрне дә табарга мөмкин. Моннан тыш китап эзләүгә җайлаштырылган тагын бер сайт бар — fbsearch.ru Монда гадәти эзләгечтәге шикелле авторның исем-аты, китапның исеме һәм боларны төгәл хәтерләмәсәң, исеңдә калган сүзләр буенча эзләргә мөмкин. Аерым фраза буенча эзләгәндә, аны куштырнаклар эченә алу отышлы, әйтик, сезгә ниндидер авторның китаплары кирәк икән — “А. Пушкин”, китап исеме кирәк булса — “Руслан и Людмилла”

Әлегә шулар. Әгәр сез тагын китап эзләүнең уңышлы ысулларын белсәгез, комментларда язып калдырыгыз. Без барыбыз да диярлек эледән әле китап эзлибез. Интекмәсен халык. Үзебезнекеләр бит. )

 

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 63 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .