kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кофе белән 10 лайфхак

Иртән күзеңне ачуга, хуш исләре бөркелеп торган каһвәдән дә тәмлерәк тагын ни бар икән?! Кеше организмы өчен файдасы бик күп бу эчемлекнең, хәтта түбенең дә хуҗалыкта кирәге чыгып кына тора. Моннан тыш каһвәне тагын ничек кулланып була икән, бу язмада шулар хакында сөйләрбез.

Тәмләткеч

Каһвәне эчемлек дип санарга ияләшкән инде без. Ә ашап та карасак ни булыр икән? Әгәр эчеп бетерлмәгән каһвәгез яки аның түбе калган икән, аны тәмләткеч буларак та файдаланырга мөмкин. Күп вакыт каһвәне ит ризыкларына һәм десертка өстиләр. Әмма аны тагын әле тавык кыздырганда соуска, коймак өчен сиропка кушарга да мөмкин. Мондый теләк туа икән, аш-су әзерләгәндә каһвә куллана торган рецептларны интернеттан да таба аласыз – алар анда байтак.

Репеллент

Черкиләр йокларга ирек бирми, ялыгызның ямен җибәрәме? Бу очракта сезгә каһвә түбе ярдәмгә килергә мөмкин. Аны бер банкага җыеп барыгыз да, өстен фольга белән каплап куегыз. Ул кибеп беткәч, хуш исле үләннәрне яндырган кебек, яндырыгыз. Нәтиҗәсе тагын да әйбәтрәк булсын өчен лавр яфрагы да кушарга мөмкин. Черкиләрдән һәм башка бөҗәкләрдән котылу өчен арзанлы һәм менә дигән ысул.

Морилка

Күпләр өй өчен җиһазны үз куллары белән эшләргә ярата хәзер. Һәм аны, гадәттә, агачтан эшли. Ә агачны, үзегез беләсез, эшкәртергә кирәк. Морилка, әлбәттә, теләсә кайсы кибеттә сатыла. Тик өегездә каһвә бар икән, аны алып торуның кирәге юк – агачны эшкәртү өчен каһвә куллана аласыз. Беренчедән, ул экология ягыннан зарарсыз продукт, икенчедән, агачка бик матур төс бирәчәк.

Каһвәне кайнатып суытыгыз. Эчемлек катырак булган саен, төс куерак килеп чыгачак. Башта агач өстен наждак кәгазе белән эшкәртегез. Суынган каһвәне пластик контейнерга бушатыгыз һәм ачуташ (квасцы) салыгыз: ачуташ төсне ныграк сеңдерергә булышачак. Губка яки тукыма кисәге алып, каһвәгә манчып алыгыз да, агач өслегенә тигез итеп сөртегез. 10-15 минут көтегез. Тагын да куерак төс килеп чыгуын телисез икән, тагын бер кат буягыз.

Һава сафландыргыч

Тәмсез исне беребез дә яратмый, шуңа кешеләр һава сафландыргычны уйлап чыгарганнар да инде. Бетеп киткән чагымы сафландыргычның? Каһвә бар бит – борчылмагыз. Ул бөтен начар исне үзенә сеңдерәчәк.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Каһвәдән һава сафландыргычны менә болай ясыйлар. Моның өчен бер пар носки, каһвә һәм биек стакан кирәк булачак. Носкины стакан эченә кертеп киертегез һәм шуңа каһвәне салыгыз. Инде носкины алып, аның эчендәге каһвәне төенчек итеп бәйләгез. Әзер «һава сафландыргыч»ны кайда начар ис бар, шунда куя аласыз. Тышкы кыяфәте бик ошап бетмәсә, берәр матур тартмага да салып куя аласыз.

Скраб

Каһвә түбе – тирене чистарту өчен менә дигән чара: үле күзәнәкләрне куптара, тире һәм чәчне яңартып җибәрә.

Каһвәдән тән һәм аяк өчен скраб, чәчләр өчен маска ясарга мөмкин. Кулланып карагыз әле – нәтиҗәсе сезне, һичшиксез, шаккатырачак.

Каһвә түбе хуҗалыкта да кирәк

Бакчагызда төрле үсемлек ташландыкларын черетеп ашлама әзерли торган чокырыгыз бармы? Бар икән, каһвә андагы процессларны тизләтә ала – аңарда азот бар бит. Моның өчен каһвәне шул чокырга ташлагыз гына.

Каһвә түбе сезгә бакчадагы әкәм-төкәмнәрдән арынырга да ярдәм итә ала. Тик моның өчен аның кадәр каһвә түбе кайдан алырга дисезме? Якындагы берәр кафе хезмәткәрләре белән сөйләшеп карарга була: каһвә түбе аларда җитәрлек бит һәм моның өчен акча да сорамаячаклар.

Тәмсез исләр

Каһвәнең тәмсез исләрдән арынырга ярдәм иткәнен яздык инде. Димәк, ул безгә чүп чиләгендәге, мусоропроводтагы исләрдән котылырга да булашачак. Каһвә түбе, тоз, пекарь порошогы һәм уксус алыгыз. Шуларның барысын бергә кушып, кичтән чүп чиләгенә яки мусоропроводка салыгыз. Иртән су белән чайкап җибәрәсез һәм фатирда начар иснең эзе дә калмый.

Реагент

Үз йортыгыз белән яшисезме? Капка, ишек төпләрендәге боздан кыш көне ничек арынасыз? Чукып кына бетереп булмый дип, махсус тоз да сибәсезме? Ул тозның әйләнә-тирә табигатькә нинди зур зыян салганын беләсез бит – тоз урынына каһвә генә кулланыгыз.

Каһвә түбен моннан соң ташламагыз. Кышын сез аны тайгак сукмакка сибә аласыз. Каһвә составындагы кислота, карны тозга караганда тизрәк тә эретә әле. Бу идеяны быел кыш ук кулланыгыз.

Шампунь урынына – кәһвә

Башыгызны каһвә белән юып карагыз әле – бик канәгать калырсыз. Баштагы үле күзәнәкләрдән котылырга да ярдәм итәчәк, чәчне үстерәчәк тә. Җитештерүчеләрнең күбесе аны юкка гына шампуньга кушмый.

Кофеин шулай ук чәчкә бик файдалы. Ул чәчнең тамырларын ныгыта, чәч коелуны киметә. Каһвә белән юу чәчне матурайтып, төсен үзгәртеп җибәрәчәк.

Этегездә борча бармы – каһвә булашачак

Этегезнең бик еш кашынуын күрәсез икән, каһвә белән юыгыз: борча каһвәдән курыккан кадәр, башка бернәрсәдән дә курыкмый. Хайванны башта шампунь белән юыгыз, аннан каһвә белән коендырыгыз. Борчалар шуннан соң аны борчудан туктар.

(Барлыгы 69 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .