kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Уңышка илтүче ун киңәш

Бу язманы мин кайдадыр күреп, бәлки, берәр файдасы тияр дип алып куйганмын да онытканмын. Соңыннан укып карадым — начарлыкка өйрәтмәгән. Бәлки берәр кешегә берәр файдасы тияр дип сайт укучыларына тәкъдим итәргә булдым.

1. Өйрәнүдән туктамагыз.
Илаһи камиллек юк. Теләсә-кайсы даһиның хезмәтен алып карасаң да анда кимчелек табарга мөмкин. Шуңа күрә, ирешкән уңышларыгызны соңгы биеклек дип уйламагыз. Өйрәнүдән, камилләшүдән туктамагыз.

2. Карарларны тиз арада кабул итегез.
Яратмаган эш, уңайсыз шартлар, күңелгә охшамаган кешеләр белән аралашу, өметсез мөнәсәбәтләрне өзмәс өчен мең төрле сәбәп табарга була. Уңышлы кешеләр бар да җайланыр әле дип кул кушырып утырмыйлар, ә вәзгыятьне үз файдасына үзгәртү өчен барлык көчләрен куялар.

3. Вак-төяккә зарланмагыз.
Язмышның яраткан кешеләре бервакытта да әйләнә-тирәгә үзенең уңышсызлыгы хакында сөйләми. Киресенчә, һәрбер очракның уңай ягын табып, файда алырга тырыша.

4. Эшегезне яратыгыз, яки яраткан эшегезне табыгыз.
Психологлар әйүенчә, яратмаган эш икән, зур хезмәт хакы да бәхетле итә алмаячак. Моннан кала тиз алҗаячаксыз, стресслар да көттермәячәк. Күңелгә охшаган эш – уңайлы тормыш.

5. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз.
Бәхетле кешеләр бервакытта да үзләрен башкалар белән чагыштырмый. Бигрәк тә әйләнә-тирәдәгеләрнең уңышына көнләшми. Үзегезне яратырга өйрәнегез. Шәхси теләкләрегезгә колак салыгыз. Шул вакытта гына тормышыгыз яхшы якка үзгәрер.

6. Акчага табынмагыз.
Бәхет акчада түгел. Акча бәхетле булу мөмкинлегенең бер юнәлеше генә.
Уңышсыз кешеләр генә тормыш матурлыгын күреп яшисе урынга һәрвакыт кесә янчыкларын калынайту хакында уйлый.

7. Мәсьәләгә башкача карарга тырышыгыз.
Һәр эшне хәл итүнең бүтәннәр игътибарыннан читтә калган бер ягы була. Шуны табарга тырышыгыз. Башкаларга иярәсез икән, сез — ахырда.

Монда нибары җиде генә киңәш. Сигезенчесе болай: игътибарлы бул. Кайчагында үзеңә зыянлы нәрсәләргә үз кулың белән тамга куясың. Шуңа күрә, һәрвакыт игътибарлы бул.

Тугызынчы киңәш — китап укы. Китап сине уйларга, фикерләргә өйрәтә. Аннан соң, һәр китапта кемнеңдер гомерлек тормыш тәҗрибәсе салынган була. Син китаплардан белем генә, уйлау сәләте генә түгел, ә яхшы энергия дә аласың. Яңалыкка омтылыш аласың.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Алган белемеңне куллана бел.

(Барлыгы 82 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .