kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Афоризмы на татарском языке

* * *
Зур ахмаклык өчен аклану зур акыл таләп итә.

* * *
«Ә бу противогаз сезгә шундый килешә.»

* * *
Ялгыш эшләнгән ахмаклык тормышның иң бәхетле мизгеленә әйләнергә мөмкин.

* * *
Беркемгә дә гашыйк була алмаган хатын-кыз суыткычка гашыйк була.

* * *
Әгәр үлсәң, син бу хакта берни белмисең, бары тик башкаларга авыр. Ахмак булсаң да – шул ук хәл.

* * *
Ул шултиклем ялкау иде, хәтта өйләнгәндә дә авырлы хатынны сайлады.

* * *
Сарык булма — бүре тимәс.

* * *
Яшьлек — чиксез теоретик мөмкинлекләр чоры.

* * *
Һәркемнең үз җитешсезлеге булу да яхшы – берәү дә бурычка сорамый.

* * *
Таудагы ташка алданып, куеныңдагы ташны ташлама.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Без койрыктан иртәрәк аерылганбыз бугай.

* * *
Адәм баласы яктыга чыгу белән күләгә эзли башлый.

* * *
Кешенең эчке матурлыгы турында шагыйрь түгел, ә хирург күбрәк белә.

* * *
Алтын балык Максим Галкинга: «Бар, бар юлыңда бул, синең карчыгың болай да бай яши!»

* * *
Эштән куылган гаишникларның җаннары машина артыннан эт булып йөгерә.

* * *
Алкоголизмның беренче стадиясе – даннан исерү.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 594 карау, бүген - 6 кеше)
@Mail.ru .