kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Әллү, редакция!

— Әлү редакцияме бу?
— Әйе. Редакция. Ә сез кем буласыз?
— Мин сезнең укучыгыз.
— Исемегез бармы?
— Бар. Үтенечем дә бар.
— Яхшы. Тыңлыйбыз.
— Ярый, башта сорыйм әле. Сез укучы өчен язасызмы?
— Әлбәттә! Укучы өчен.
— Зинһар, Фәлән Фәләнов дигән кешенең хикәяләрен бастырмагыз әле.
— Нигә?
— Гел гайбәт яза, бер нәрсәсен яратмыйм.

— Башкалар ярата бит.
— Мин яратмыйм.
— Гафу итегез, ә сез кем буласыз?
— Мин сезнең укучыгыз.
— Исемегез бардыр бит?
— Бар. Соравым да бар.
— Рәхим итегез.
— Сез укучы фикеренә колак саласызмы?
— Салабыз, әлбәттә.
— Алайса, фикеремне әйтим әле.
— Тыңлыйбыз.

— Фәлән Фәләнов дигән язучыгызның хикәяләре начар. Укучы яратмый.
— Аны яраталар ич, хатлар язалар.
— Укучы яратмый.
— Нинди укучы?
— Мин.
— Ә сез кем буласыз?
— Сезнең укучыгыз. Сез укучы өчен язасызмы?
— Әлбәттә, укучы өчен.
— Мин — укучы. Мин Фәлән Фәләновның хикәяләрен яратмыйм.

— Яхшы. Нәрсә тәкъдим итәсез?
— Аның хикәяләрен бастырмагыз.
— Ләкин бары тик аның өчен генә гәзиткә язылучылар бар.
— Булсын.
— Без Фәлән Фәләновны туктатсак, алар язылмаячак.
— Ничә кеше?
— Меңгә якын.
— Үзем язылам.
— Нәрсә? Мең данәгәме?

— Мең данәгә. Сезгә бит акча кирәк.
— Безгә укучы кирәк.
— Үзем укыйм. Мең данәсен дә. Күрше-күләнгә бирәм, кешеләргә таратам.
— Дөрес аңласак, сез мең данә гәзиткә язылып аны бушлай таратырга телисез. Шулай бит?
— Нәкъ шулай. Өстенә бастыгыз.
— Яхшы тәкъдим. Рәхмәт.
— Тик бер үтенечем бар.
— Тыңлыйбыз.
— Фәлән Фәләновны бастырмагыз.

— Яхшы. Ә сез кемне тәкъдим итәсез?
— Аның хикәяләрен чыгармагыз.
— Кемнекен чыгарыйк?
— Минекен.
— Ә сезнең исемегез ничек?
— Төгән Төгәнов.
— Яхшы. Шулай итәрбез. Әгәр мең данәгә языласыз икән…
— Язылам! Рәхмәт! Ә сез кем буласыз?
— Фәлән Фәләнов.

Марат Кәбиров.

(Барлыгы 28 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .