kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Эш акча түгел, ул мәңге бетми

* * *
Чыгымнарны кеше башына бүлгәндә, безнең хөкүмәт кешенең гәүдәсе дә барлыгын исәпкә алмый шикелле.

* * *
«Сталинның үлеме» фильмын безнең илдә күрсәтергә ярамый, чөнки күпләр аның үлүе турында белми әле.

* * *
Роскомнадзор россиялеләргә тәрәзәдән карауны тыярга җыена. Тәрәзәдән күргән нәрсәләр илнең бөтенлеген какшатырга мөмкин.

* * *
Интернет тизлеген компьютер педалләре ярдәмендә арттырып булса, ябыгу проблемасы күптән хәл ителер иде.

* * *
Тәмәке тартуын ташлады. Юкса, аракыга акчасы җитми иде.

* * *
Ау ул — спорт. Бигрәк тә кабан яралангач, патроннар бетсә.

* * *
40 градус суыкта базардагы картонга басып ыштан алыштырмаган кеше бу тормышны тулысынча белеп бетерми.

* * *
Сабыр кешеләр белән сак булыгыз: сабырлыгы сынса алар машинаны түгел, ә гаражны яндыра.

* * *
Әгәр кеше сөймисең икән, син — филантроп. Әгәр шуннан соң кешеләр ярдәменә өметләнәсең икән, син — тиле филантроп.

* * *
Президент тәхеттә күпме утыра, ул шуның кадәр — патша.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Бала табу йортында язмышыңны алыштырган булулары да бар.

* * *
Капканга иң башта башсызлар башын тыга.

* * *
Әгәр ходай кешегә намус бирмәгән икән, димәк, ул хазинаны юкка исраф итәргә теләмәгән.

* * *
Сәләмәтлек синең белән шөгыльләнә башлаганчы, син сәләмәтлек белән шөгыльләнә башларга тиешсең.

* * *
Бөтенесе дә һава торышының начарлыгына зарлана, әйтерсең шуннан башка барсы да яхшы.

* * *
Эш акча түгел, ул мәңге бетми.

* * *
Еллар узу белән кеше ахмаклыкларны азрак эшли. Тик аларның сыйфаты яхшырак була.

* * *
Социаль челтәрләрдә кайберәүләрнең сагышлы язмаларын укыгач, аларның сөйгән ярларын хәтта мин дә сагына башлыйм.

* * *
Туганда бөтен кеше дә әйбәт була. Аларны бүтән әйбәт кешеләр явыз итә.

* * *
Дусларның күбесен үзеңнең начар гадәтләрең нәтиҗәсендә табасың, ә дошманнарны — киресенчә, яхшылыгың аркасында.

* * *
Барлык җиңел юллар да түбәнгә илтә.

* * *
Соры чынбарлыкта калган бөтен төс тә ал булып күренә.

* * *
Сезнең чынбарлыкның авторы кем?

* * *
Хатыныңа үзеңнең кулыңнан килмәс таләпләр куйма.

* * *
Бөтен акчаны эшләп алып булмый, бөтен кызларны гашыйк итеп булмый, бөтен дөньяны яулап алып булмый. Аның каравы, көн дә эчеп була.

* * *
Мичкәдәге балыкка җим сипмиләр.

* * *
Россиядә проблеманы хәл итмиләр, ә икенче проблема белән ямыйлар.

* * *
«Кара көнгә» дип җыйган акча, бездә гадәттә балаларның туен уздыруга китә.

* * *
Кеше бар нәрсәгә дә күнегә. Хәтта дарга да: чәбәләнә-чәбәләнә дә тынычланып кала.

* * *
Йөрәгендә куркуга урын булмаган кешенең башында пуляга урын табыла.

* * *
Ялгыз хатыннар өйләренә ташып бетермәсен өчен тәртип сакчылары урамдагы исерекләрне үзләре җыеп йөри.

* * *
Әгәр кемдер сабак алырга әзер икән, мин хаталар ясарга риза.

* * *
Егетлек җитми икән, димәк сез — хатын-кыз, хатын-кыз җитми икән — ир кеше.

* * *
Тынычлыкта яшәргә телисең икән — тынычлан.

* * *
Бай булып уянуның иң гади ысулы — бай булып йокыга китү.

* * *
Башта ул Интеренет аша бухгалтер эзләде, хәзер аны Интерпол аша эзли.

* * *
Дөньяның кайсы иленә, кайсы шәһәренә, кайсы фатирына барып урнашсаң да ДРЕЛЬЛЕ КҮРШЕ сине барыбер эзләп табачак.

* * *
Картайган ул — колагында тукмач та тормый.

* * *
Җәйнең бер рәхәт ягы бар: черки кунган дигән булып теләсә кемнең маңгаена тондырырга мөмкин.

* * *
Эт моңая, аңа сөйләшер кеше калмады — хуҗасы эчүен ташлады.

* * *
Кытай базарыннан чалбар алдым. Адым саен ширинкасы ачыла. Хәзер мин кытайларның ни өчен ике миллиар икәнен аңлыйм кебек.

* * *
Өч мең сумлык помада сөрткән килеш теләсә-кемне үбә алмыйсың.

* * *
Әкият егете, яки ак ат эзлим. Кем сыртына атлансаң да барыбер.

* * *
Әгәр сезне психольниөадан чыгарганнар икән, бу сез савыккансыз дигән сүз түгел. Сез бары тик башкалар дәрәҗәсенә җиткәнсез.

* * *
Яхшы кеше һәрчак ярдәм итә, әгәр син теләмәсәң дә.

* * *
Намусым чиста, мин аны даими рәвештә спирт белән юып торам.

* * *
Кесәләремне бик җентекләп тикшергәч, ике тишек таптым.

* * *
Белем чишмәсеннән берәүләр эчә, икенчеләр авыз чайкый.

* * *
Хәерче кеше өчен миллион да, миллиард та бер үк мәгънәне аңлата.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 100 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .