kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ахмаклык өчен сәбәп кирәкми

* * *
Анкетадагы “не заполнять” дигән графага “ярар” дип язган кеше ахмак була аламы?

* * *
Синең кәефеңне бозарга теләмим, әмма якын-тирәдә башка берәү дә юк

* * *
Кайчак шулай да була: кешегә диңгез бүләк итәсең, ә ул һаман ятлар күләвегендә пычтырдый.

* * *
Хыялдагы сөюемне таптым. Я, ходай, нинди хыяллар ул миндә?!.

* * *
Ахмаклык өчен сәбәп кирәкми.

* * *
Кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтне бозучы ике нәрсә бар: ялган һәм дөреслек.

* * *
Хатын-кызлар серне төркем белән саклый.

* * *
«Хатын-кыз колагы белән ярата» дигәндә хатын-кыз турында да, ярату турында да түгел, ә затлы алкалар турында уйларга кирәк

* * *
Ялкаулык – кеше организмның кирәксез хезмәттән саклауның табигый чарасы.

* * *
Бүре арысланнан көчсезрәк, хәтта юлбарыстан да көчсезрәк. Тик бүре циркта чыгыш ясамый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Җәяүле кешегә караганда машина йөртүче бер баскычка югарырак тора. Чөнки җәяүле кеше маймылдан яралган, ә машина йөртүче – җәяүле кешедән.

* * *
Кырык ир сыйган йортка бер хатын сыя алмас

* * *
Бәхет бары тик географияга гына бәйле. Чагыштырып карагыз: Сан-Маринода егерме сутый җир һәм төпкел авылдагы егерме сутый.

* * *
Саперлар дипломнарын сатып алмый.

* * *
Закон белү җинаятьтән азат итми.

* * *
Россияне ничек кенә яңабаштан төзесәң дә гел Мәскәү патшалыгы килеп чыга.

* * *
Ике юл бар. Хәтта сине йотсалар да.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 77 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .