kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Аякны юганда кул да юыла

* * *
Башкасына матди мөмкинлегем җитмәү сәбәпле, сәләмәт тормыш алып барам.

* * *
Яхшы тормыштан яңа тормыш башламыйлар.

* * *
Без кошлар кебек күктә очарга өйрәндек. Без балыклар сыман суда йөзәргә өйрәндек. Кеше сыман җирдә яшәргә өйрәнергә генә калды.

* * *
Аякны юганда кул да юыла.

* * *
Өйләнгән. Күптән. Бәлки, гомерлеккәдер. Тик ни өчен икәнен һаман аңлый алмыйм.

* * *
Матрешка уйлап табучы инде табутта ята – табутта, табутта, табутта…

* * *
Тормыштан ул начар яткан нәрсәләрне генә ала.

* * *
Әгәр тиешле дәрәҗәгә җитеп котырасың икән, мөмкин булмаган нәрсә юк.

* * *
Агачларны саклагыз, алардан кәгазь ясыйлар, ә кәгазьдән — акча.

* * *
Фикер эзләп баш миен селкеткән.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Әгәр сезнең киткәнне беркем дә сизмәгән икән, китеп бик дөрес эшләгәнсез.

* * *
Гел ак кына йомшак кына булып торсаң, тун тегеп киюләре дә бар.

* * *
Мәхәббәт юлы. Матурым, кадерлем, бергенәм, бәләкәчем, кошчыгым, юләркәем, юләр, сантый, дивана, аңгыра, тавык, бозау, хайван, кабәхать.

* * *
Йомшак агачны корт басар, юмарт хатыннан кот качар.

* * *
Кайбер законнар шулкадәр камил, бозып бетермәле түгел.

* * *
Гомер буе камиллеккә омтыласың һәм иң соңыннан гына… сине хаталарың өчен яратканнарын аңлыйсың.

* * *
Хатын-кыз халык түгел, аның сабырлыгы чамалы.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 57 карау, бүген - 3 кеше)
@Mail.ru .