kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Башта сүз булган, аннан соң – талашу

Һәркем үз мөмкинлекләре ирек биргәнчә пычрана.

* * *
Акчаны акыл белән тотып булмый — акыл, гадәттә, акча беткәч килә.

* * *
Башта сүз булган, аннан соң – талашу.

* * *
Көчле хатын-кыз – җебек ирләр җимеше.

* * *
һәрбер тыйнак кыз үзенә баккан тыйнаксыз карашлардан илһам ала

* * *
Хуҗасын саклый торган этләр дә, этен саклый торган хуҗалар да була.

* * *
Дус белән дошманның аермасы – дошман синең хакта ни уйлаганын аек килеш тә әйтә ала.

* * *
«Кадерлем, син кар бөртеге сыман. Шундый назлы, йомшак, нәфис, салкын, җансыз.»

* * *
Җиңүчеләрнең дуслары күп була, җиңелүчеләрнең дуслары чын була.

* * *
Үзеңне тап. Һәм юлдаш табылыр.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Бозлавык урында зыялылар саны бермә-бер кими.

* * *
Намус һәм тугрылык — арзанлы кешеләрдән көтеп булмый торган кыйммәтле бүләк.

* * *
«Мин француз телендә иркен сөйләшәм. Рус телендә дә. Немец телендә дә. Бөтен дәрестә дә. Татар телендә генә сөйләшеп булмый, укытучысы усал.»

* * *
Бәхет ул шундый мизгел: беренче хәсрәт киткән, ә икенчесе килеп өлгермәгән.

* * *
Укытучылар көне белән котларга берәрсе калган идеме ул? Әллә барсы да бизнеска китеп беткәнме?

* * *
Тормышта хаталар еш була. Кайберләренең хәтта исеме дә бар.

* * *
Ясалма акыл беркайчан да табигый ахмаклыкны куып җитә алмаячак

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 96 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .