Бәхет акча ярата
* * *
Мин кешеләр тормышында гына психолг, үземнекендә — псих
* * *
Үзара мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме: сантыйлыгыңны аз-азлап кына күрсәтергә кирәк, ә уптым-илаһи чыгарып салырга түгел.
* * *
Озак еллар буена оптимистларның спонсоры булган кешеләр пессимистка әверелә.
* * *
Безнең медицина дәвалану теләгеннән уңышлы дәвалый.
* * *
Цивилизация эләреннән барган иктисад көрчеккә килеп терәлде.
* * *
Ачы тәҗрибә тормышның татлы якларына шикләнеп карарга мәҗбүр итә.
* * *
Эшләргә теләгән кеше эшләү җаен эзли, теләмәгән кеше – акланыр сәбәп.
* * *
Өч татар булган җирдә биш фикер туа.
* * *
Кичке унбердән соң үзенә аракы сатуны тыйган халык өчен берни дә куркыныч түгел.
* * *
Бәхет акча ярата
* * *
Карсылулар салкын, тик тиз эри.
* * *
Бәхет өчен кешегә күп кирәкми. Бәхет өчен кешегә күп кирәкмәгәнен аңлар өчен күп кирәк.
* * *
Җирән чәчлеләрне яратам, алар биш меңлеккә охшаган.
* * *
Бу коточкыч тормышта 60 яшькә дә җитә алмаган кешене 65 яшькә кадәр эшләтү — могҗиза.
* * *
Шушучылар гаиләсендә канатлы булу — гариплек.
* * *
Акча кызганыр алдыннан уйлап карагыз – ә ул сезне кызганамы?
* * *
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан