kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Белдерүләр

* * *
Лампочка сатып алдым. Борырга ир-ат эзлим.

* * *
Опера театрына җыештыручы таләп ителә. (меццо-сопрано)

* * *
22 төркемнең иктисад укытучысы 22 төркемнең кабер студентлары белән танышырга тели.

* * *
50 мең сум акча югалттым. Тапкан кешегә үтенечем бар: шушы номерга шылтыратып, ничек туздыруыгыз хакында сөйләгез әле.

* * *
Кызлыгымда утырып калдым. Интим тәкъдим итәргә.

* * *
Песи баласы сатам. Бәдрәфкә өйрәнгән: укый, телефон актара.

* * *
Баскетболист яхшы кулларга пас тәкъдим итә.

* * *
Күмер шахтасында сәләмәтлегемне югалттым. Табучы булса, кире кайтарыгыз.

* * *
Тормыш юлдашы эзлим. Буем зифа, чәчем кара, аякларым төз. Аерылган.

* * *
Сантехдизайн!

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Хөрмәтле пассажирлар! Автобуста кыйммәтле әйберләрегезне онытып калдырырга онытмагыз!

* * *
Ишекләрне ачык калдырмагыз — салкынны саклагыз!

* * *
Акчасын югалтучы кардәрш! Кичекмәстән шушы телефонга шалтыратыгыз. Әгәр иртәгәгә кадәр өлгермәсәгез, бөтен акчагыз «Сезнең саулык өчен!» акциясенә тотылачак.

* * *
Чүп савытына чүп салмаска! Штраф – 500 сум.

* * *
РЕАНИМАЦИЯ. Спиртлы эчемлекләр кибете. Тәүлек әйләнәсенә эшли

* * *
Толерант татар ата-аналары «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә каршы чара уздыра — «Мы гаварим паруский!»

* * *
Уңнан икенче ишек, сулдан өченче ишек түгел!

* * *
Акыллы, пөхтә, тәртипле егет фатирга урнашырга тели. Тел.: … Тәнзилә.

* * *
Хастаханәгә кече шәфкать туташы (маляр-штукатур) таләп ителә. Администрация.

* * *
Базарның казылык сатыла торган кечкенә будкасы өстендәге язу: «Кызлык алып китегез!»

* * *
Овчарка нәселеннән булган адашкан эт табылды. Сезнең этегез булса ит бүлегенә хәбәр итегез.

* * *
Урамга чыгу өченче кат аша.

* * *
Өстәге тасмада язу: «Безнең чәчәкләр Ленин кебек!» Астарак — картина: «Ленин жил, Ленин жив, Ленин будет жить»

* * *
Колбаса кибетендәге язу: «Беренче таяктан гашыйк булачаксыз!»

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 70 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .