kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Бер тапкыр да шкафта булмаган саф ир

Әгәр кешеләр бер-берсен югалтудан курка икән, бу әле бердәмлек дигән сүз түгел. Бу чират булырга да мөмкин.

* * *
Әгәр ирең элгечне төзәтеп куям дип әйткән икән – ул аны эшләячәк. Ник ай саен кабатлап җанын игәргә?

* * *
Шуышырга туганнар һәр тишектән керә ала.

* * *
Җан әрнүен баш авыртуына әйләндерә ала торган бер могҗиза бар, ул – хәмер.

* * *
Сине өйрәткән кеше остаз түгел, син өйрәнгән кеше — остаз.

* * *
Бер тапкыр да шкафта булмаган саф ир.

* * *
Бер дәлилсез исбатлау – “җәмәгатьчелек фикере” дип атала.

* * *
Үзен артык югары бәяләгән кызлар, иртәме-соңмы, ташламалар сезонына юлыга.

* * *
Түбәң төрлечә китергә мөмкин, барсы да руль артындагы тараканнан тора.

* * *
Нефть тә газ да халыкныкы. Бу аңлашыла. Ләкин нигә халык ул нефть белән газны үз-үзенә шулкадәр кыйммәткә сата? Аңлашылмый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Дөньяда күпме кирәкмәгән әйберләр булганын туган көндә генә аңлыйсың.

* * *
Җиде тапкыр үлчәгәнче, бүтәннәр урлап кискән.

* * *
Яхшы әңгәмәдәш булу өчен игътибар белән тыңлау гына җитми, ара0тирә баш кагарга да кирәк.

* * *
Бар яктан да уйланып төзелгән план — очраклы рәвештә яхшы нәтиҗәгә ирешүнең иң җайлы ысулы.

* * *
Болганчык су янында балыкчылар күбрәк була.

* * *
Чик буенда язу: «Кисәтеп ату булмаячак. Патроннар кыйммәт.»

* * *
Хак онытыла, сыйфат кала.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 47 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .