kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Брендламалар

* * *
«Сезнең песи Вискас алыр иде!»
Ә безнеке алмый.
Акчасы юк.
Шуңа төннәр буе
Күскесләрне аулый.

* * *
«Твикс» кебек татлы парлар идек
кич яткач,
Эт һәм мәчегә әйләндек
Таң аткач.

* * *
«Мин татарча сөйләшәм!»
Әгәр бик-бик теләсәң.
Әгәр бик-бик-бик-бик теләп,
чүт-чүт кенә түләсәң.

* * *
«Без булдырабыз!» Булдырсак —
Барсын да уздырабыз.
Ә булдыра алмаганда,
Булганын туздырабыз.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 45 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .