kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Чыгу юлы бар. Тик бикле

* * *
Кеше гомеренең беренче өлешен — ата-аналар, икенче өлешен балалар агулый.

* * *
Бәхет ачкычын тапкан саен кемдер йозакларны алыштыра.

* * *
Йөрәк табан астына төшсә, кул кычытуы туктый.

* * *
Чыгу юлы бар. Тик бикле.

* * *
Безнең юллар — руль ратына утыр да чап кына.

* * *
Кешедәге бер кайчан да армый-талмый, соңга калмый торган иң ышанчлы сыйфат – ялкаулык.

* * *
Үз хаклыгыңа ышанасың икән — үз юлыңнан бар. Һәм башкаларның капма-каршыга атлавына исең китмәсен. Бәлки, ахмаклар парадка чыккандыр.

* * *
Хатын-кызның ихтыяр көче — килограмм белән, ә ир-атныкы – литр белән үлчәнә.

* * *
Хатын кызга игътибар җитмәсә, ул аны талап ала.

* * *
Юллардагы бөкедә торганда машинасын сатып, светофорга якынрак торган машинаны сатып алган.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Көчлеләр дулкынга каршы йөзә, көчсезләр — агым уңаена. Акыллылар ярда утыра.

* * *
Әгәр кешенең әйтер сүзе юк икән, бу аның дәшмәячәген аңлатмый.

* * *
Закон бозсаң — штраф түлисең, закон бозарга теләмәсәң — салым түлисең. Штраф та салым да түләргә теләмәсәң — кредит түлисең.

* * *
һәр кеше үзенчә яхшы. Бер нәрсәсе яхшы булмаса да барыбер үзенчә.

* * *
Бичара ватан-ана. Ул балаларының күңелен күрер өчен төрле уеннар уйлап таба, әкиятләр сөйли, вәгъдәләр бирә…

* * *
Тугрылыкны исбатлау мөмкин түгел.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 22 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .