kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Действителни факты

Борын-борын заманда, авыл кибетенә товарны районнан ат белән ташый торган чорларда булган ди бу хәлләр. Аракы кебек хәвефле товарны ватмый-нитми исән-имин кайтарып җиткергән өчен йөк ташучыга бер шешәне бушлай бирү гадәте бар икән. Теге шешәне “законлаштыру” өчен товарның юлда ничек итеп «үзеннән-үзе бозылуы» турында акт төзиләр. Беренче тапкыр болайрак була:

«АКТы. Действителни факты.
Кайткан чакта бер шешәне
Ат типте дә ватты…»

Гел генә бер сылтауны кабатларга ярамый бит инде, шуңа күрә, икенче юлы актны болай итеп әвәләгәннәр:
«АКТы. Действителни факты.
Деффективный бер шешә
Тишелде дә акты…»

Өченче юлы да аптырап калмыйлар, әйбәт кенә сылтау тагын табыла:
«АКТы. Действителни факты.
Әрҗәдәге бер шешә,
Чайкалып кайтты-кайтты да,
Бөкесен бәреп атты…»

Чатнама суык кышкы көннәрнең берсендә исә сылтауның тагы да шәбрәген чәпәп куялар:
«АКТы. Действителни факты.
Бер шешәнең аракысы
Суыкта туңып катты да,
Пыяланы шартлатты…»

«…Туктагыз әле, егетләр, мондый шәп сылтау бер генә шешә өченгә әрәм китә», — дип, кибет сатучысы шунда «шешә» сүзен «әрҗә»гә төзәтеп, актны киредән яздырта.

(Барлыгы 39 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .