kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Диңгезгә юл

Начар гына, ярлы гына бер авылда бер малай дөньяга килгән. Үскән, буй җиткергән һәм башка авылдашлары кебек үк үзенең бу дөньяга ник туганын да аңлый алмыйча гомер үткәргән. Эшләгән, барын ашаган, йоклаган… Анда-монда сугылып, ансын-монсын сөйләшкән… Тик тормышының бер яме дә булмаган. Һәм төннәрнең берендә ул төшендә диңгез күргән. Иксез-чиксез диңгез.
Авылдашларының, әлбәттә, диңгезне күргәне дә, шундый киң су барлыгы турында ишеткәне дә булмаган. Һәм егетнең диңгез эзләп китәргә җыенуын белгәч бармакларын чигә тирәсендә бөтергәннәр: “Сантыймы әллә син?!. Беркем күрмәгән-ишетмәгән, гомумән, дөньяда булу-булмавы да төгәл билгесез нәрсәне эзләп бары тик ахмак кына юлга чыга” — дип көлгәннәр алар. Ә егет басу капкасыннан чыгып киткәч, аның юләрлеге турында хәбәрләр таралган.

Озак юллар узганнан соң егет бик бай тормыш белән яшәгән бер авылга барып чыккан. Монда барсы да бүтәнчә, рәхәт, җайлы икән. Һәм аның диңгез эзләп сәфәр итүен белгән халык шундук үгетләргә тотынган: “Сантыймы әллә син?!. Беркем күрмәгән-ишетмәгән, гомумән, дөньяда булу-булмавы да төгәл билгесез нәрсәне эзләп бары тик ахмак кына юлга чыга. Монда гына кал, бәхетле гомер итәрсең” — дигәннәр.
Һәм ул торып калган…

Хыялыңа җитү өчен авыр тормыштан гына түгел, ә рәхәтлектән дә баш тарта белергә кирәк шул.

(Барлыгы 35 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .