kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Дөньяны үзгәрткән ун фикер

1. Уңышсызлык — барсын да өр-яңадан башлау өчен менә дигән мөмкинлек ул.
© Генри Форд

2. Әгәр мәсьәләне ничектер хәл итеп була икән, аның турында борчылырга кирәкми. Әгәр хәл итеп булмый икән, борчылуның мәгънәсе юк.
© Далай Лама

3. Сез бик талантлы, бик тырыш булсагыз да кайбер нәтиҗәләргә ирешү өчен вакыт узу кирәк: хәтта тугыз ханымны йөкле итсәң дә, бер айдан бала булмый.
© Уоррен Баффет

4. Гомер эчендә уңыш һәр кешегә бер тапкыр булса да ишек кага, тик кеше бу вакытта сыраханәдә утыра һәм беркемне дә ишетми.
© Марк Твен

5. Безнең иң зур кимчелек — күңел тиз сүрелү. Уңышка илтүче иң ышанычлы юл — һәрвакыт тагын бер кат эшләп карау.
© Томас Эдисон

6. Мин каймак белән җир җиләге ашарга яратам, ә балык ни өчендер селәүчәнгә мөкиббән. Шуңа күрә, балык тотарга барганда мин үзем яраткан ризыкны түгел, ә балык яратканны алып барам.
© Дейл Карнеги

7. Иртән: «Нәрсә эшләргә?»- дип уян, кич:»Нәрсә эшләнде?» — дип ят.
© Пифагор

8. Ярлы, уңышсыз, бәхетсез һәм авыру кеше «иртәгә» дигән сүзне еш кулланучан була.
© Роберт Кийосаки

9. Өлкәннәр гадәттә акчаны саклап тотарга куша. Бу начар киңәш. Акча җыймагыз. Аны үз эшегезгә тотыгыз. Кырык яшемә җиткәнче, бер тиенне дә саклап тотканым булмады.
© Генри Форд

10. Мин бер тапкыр да уңышсызлыкка юлыкмадым. Мин бары тик берничек тә эшләтеп булмый торган ун мең ысул барлыгын ачыкладым.
© Томас Эдисон

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 78 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .