kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Дуслык белән дә шөгыльләнеп була

* * *
Вакытында әйтүгә караганда, вакытында дәшми калу кыенрак.

* * *
Гомер буе абынганчы, бер тапкыр егылып кара.

* * *
Ходай тәгалә кешегә бөтен дөньяны бүләк иткән, ә кеше аннан я акча, я икмәк сорый.

* * *
Парадокс: барсына да күзен йомып яшәүчеләр сирәк абына.

* * *
Галимнәр әйтүенчә, ач тору авырлыкны көйләп кенә калмый, ипотека түләргә дә ярдәм итә.

* * *
Мөмкинлекләрне эзләргә түгел, ә тудырырга кирәк.

* * *
Мәхәббәттән нәфрәткә – бер адым, ә мәхәббәттән бәхеткә – мең чакырым.

* * *
Бүрене аяклары туйдыра. Дөрес, гел үзенекеләр түгел.

* * *
Талымсызга тәмсез юк, салмытдингә ямьсез юк.

* * *
Дуслык белән дә шөгыльләнеп була.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Әгәр кеше терсәген тешли алса, безнең куллар ничек булыр иде икән?

* * *
Россияда һәрчак ярлыларны кызганалар. Матди яктан ярлыларга – хәер, рухи яктан ярлыларга ришвәт бирәләр.

* * *
Хезмәт хакы ул берничек тә кечкенә була алмый. Бары тик ай озын.

* * *
Ирләр өчен хатын-кыз һәрвакыт табышмак булырга, ниндидер сер яшерергә, сорау тудырырга тиеш. Мәсәлән, биле кайда аның?

* * *
Танау кычытса, бавыр дертләп китә.

* * *
Кайсы урында, нинди генә йортта урнашсаң да дрель тоткан күршеңнән качып котыла алмыйсың.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 69 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .