kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Халык авыз иҗаты

Әле менә халык авыз иҗаты җыярга җибәрделәр. Про­фессор әйтте: «Нинди яңа җырлар, бәетләр, сүзләр ишетәсез, барысын да язып алып кай­тыгыз, «бишле» куярмын», — диде. Ну, вокзал­га җыелдык группа белән. Ә мин, гөнаһ шом­лыгына, бер өчпочмак алып ашаган идем. Шуңа тиз генә бер почмак табып, оза-ак итеп үкенеп утырырга туры килде. Ә үкенеп бетүгә, группа киткән. Ну шуннан соң мин дә киттем инде. Бер автобуска утырдым да киттем. Мин аның кайда барганын да белмәдем. Кичкырын бер авылга килеп төштем. Бер аб­зый капка төбендә тәмәке тартып тора.
— Абзый, — мәйтәм, — сездә халык авыз иҗаты юкмы?
Ул башта рәхәтләнеп көлде.
— Ха-ха-ха… Тапкыр егет икәнсең, сиңа та­бабыз! — ди. — Әйдә, өйгә керик.
Өйләренә кердек. Ул өстәлгә бер шешә көмешкә утыртты да:
Менә безнең халык иҗаты, — ди, — шушыны иҗат итәбез!
Башка төрлесе юкмыни? — мәйтәм.
Бездә юк. Күршеләрдә бар. Нәбинеке бодайдан, Гыйльминеке чөгендер… Бер дә начар түгелдер.
Мин блокнот чыгардым. Абзыйның күзе акайды:
— Нәрсә язасың анда? — ди. — Кем син? Каян килдең?
— Казанан килдем, мәйтәм, халык иҗаты җыям.
Абзый шундук чыгып йөгерде, бүтән күренмәде. Ә авылда:»Самогончикларны җыярга Казаннан кеше килгән икән!» — дигән хәбәр таралган. Мин бит әле бу хакта белмим.
Күршеләргә кердем. Ә күршенең тавыклары бодай чүпләп йөри. Көмешкә апарасының бо­даен. Ике-өч бөртек кабалар да чалыш-чолыш атлап китәләр. Берсе әтәч белән сугыша баш­лады. Берсе миңа сикермәкче була. Мин өйгә кереп киттем. Ишекләрен ачып та җибәрдем, күзлек парланды. Бер адым атлавым булды— аяк астында җир убылды. Ходайның рәхмәте, базга гына төшкәнмен икән — бер апа бәрәңге чүпләп утыра.
— Зинһар, мине һәлак итмәгез! —ди. ­
Бәлки, мәйтәм, башта менәрбез?!
Менсәң — мен, түлке һәлак итмә, — ди.
Бәлки, мәйтәм, тегендә менәрбез?
Тегендә менсәң дә мен, монда менсәң дә мен, түлке һәлак итмә. Биш балам хакына калдыр, — ди.
Мин аның кулындагы көмешкә аппаратын шунда гына күреп калдым. Бәрәңге астына яшереп маташа икән.
— Апа, мәйтәм, миңа синең биш балаң кирәкми, миңа халык иҗаты кирәк.
Апаның йөзе яктырып китте:
— Алайса, сиңа Хөббенисаның биш баласы кирәк инде, — ди. — Аныкылар нәкъ менә халык иҗаты. Бөтен район иҗат иткән.
Һәм ул мине Хөббенисаларга илтеп тә куйды. Ә Хөббениса табын әзерләп тора:
— Мин сине көткән идем, — ди, — Бөтен комиссия, бөтен ревизия миңа килә. Ишегемнең бер дә ябылып торганы юк. Әле күптән түгел генә бер журналист килгән иде, аңа да бирдем. Интервью. Мин бит детдомнан балалар алып үстерәм.
Ә мин халык иҗаты белән кызыксынам.
Һәй, халыкны хәзер шулай иҗат итәләр инде. Иҗат итәләр дә детдомда калдырып китәләр.
— Юк, миңа халык авыз иҗаты кирәк.
Хөббенисаның күзләре маңгаена менде:
— Ничек?! Авыз белән дә була мени?
— Ну, җырлар, мәйтәм, бәетләр…
Ә юк, безнең халык авыз белән иҗат итми бугай…
Миңа, — мәйтәм, — китапка кермәгән яңа сүзләр булса да ярый.
Ә Хөббениса шундук аңлады. Фермага җибәрде. Дояркалар янына.
Монда китапка кермәгән сүзләр күп, кәнишне. Тик гел урысча. Менә алар бер-берсенең әнисен бик яраталар икән. Гел «твой мать» та, «твой мать», дип кенә торалар. Мин татарча да берничә сүз язып ал­дым ул…
Менә элек халык жырлар, дастаннар иҗат иткән. Ә хәзер… Хәзер әнә шундый   сәер жанрлар модада икән. Ә аның белән ничек имтихан тапшырасың…

Марат Кәбиров. Халык авыз иҗаты

(Барлыгы 115 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .