kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Һәр үләннең үз чоры

* * *
Уйламас өчен кеше әллә нәрсәләр уйлап тапкан.

* * *
Берәр нәрсә килеп чыкмаса иде дип куркып эшләнгән эштән бернәрсә дә килеп чыкмый.

* * *
Кеше хәтеренең күп өлеше әллә кайчан онытырга кирәк булган нәрсәләрдән тора.

* * *
Интернет әҗәл сыман, яхшы кешеләрне чүпли.

* * *
Нәрсә эшләсәң дә гаепләүче табылачак, шуңа күрә җаның теләгәнне эшлә.

* * *
Йомык боҗрадан чыгу юнәлеше бер генә — 360 градуслы перпендикуляр.

* * *
Кешеләрне әрсезгә әйләндерүче иң төп җитешсезлек бүген «игелек» дип атала.

* * *
Иртә йоклаган егет соң өйләнә.

* * *
Хыялны чынбарлык белән чагыштыру, гадәттә, аерылышуга, я революциягә алып килә

* * *
Алдыйсың икән, соклангыч итеп алда — кешеләрнең дөреслеккә дә ышанасы килмәсен.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Һәр үләннең үз чоры.

* * *
Тамагыңны чылатсаң — аякка төшә, аягыңны чылатсаң — тамагың шешә.

* * *
Хәзерге заманда гади ахмакны очрату авыр, барсы да — югары белемлеләр.

* * *
Акыл иясе белән ахмакның әңгәмәсе һәр очракта да ике ахмак сөйләшүе кебек тәмамлана.

* * *
Хөкем карарын йомшарттылар – йомшак, ягымлы, назлы тавыш белән әйттеләр: “12 ел”

* * *
Алдашу һәрвакыт чиркангыч. Ләкин ул алдашу зур акчалар хакына булса, бу «сәясәт» дип атала.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 36 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .