kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ике хатын…

Озаграк күрешми торган ике ахирәт очрашса, исәнлек-саулык сорашкач, сүз гадәттә ирләргә барып төртелә бит инде. Бу юлы да шулай.
— И, бер юне дә булмады инде бу ир дигән нәрсәнең, — озак еллар буе гаиләле булып яшәгән ханым шулайрак дип башлый да, ашыкмыйча гына тәмләп кенә хурлагач, беркадәр күңеле булып ахирәтенә төбәлә. — Менә син ялгыз башың. Ә үзең миннән күпкә бәхетлерәк. Колагыңда алтын алка, өстеңдә затлы тун. Машинаң бар, фатирыңа ремонт ясаткансың…
Озак еллар буе ялгыз яшәгән ахирәте аны чын күңелдән кызганып тыңлап тора. Ара-тирә гаҗәпләнүен белдереп, тел шартлатып ала. Шулай да үзенең шатлыгы белән бүлешми түзә алмый.
— Ни бит, мин дә ул кадәр ялгыз түгел бит хәзер… — ахирәтенең гаҗәпләнүен күреп бераз тынып тора да дәвам итә, — Бер ничә ел инде… Бер кешем бар бит… Нигә әйтмәдең дип… Үзең соң?!. Законлы ирең белән дә бер тапкыр очраштырганың юк бит.
— Соң, аның кешегеә күрсәтер җире бар мени?! — дип кул селти тегесе.
— Минекенең бар. Тик четереклерәк нәрсә… Кычкырып йөри торган нәрсә түгел бит, малай, ни бит… Хатыны бар аның, кыскасы. Болай хурлавын хурламый, аерылырга да җыенмый бугай. Миңа ансы бик мөһим дә түгел, иң мөһиме ул мине дә ярата. Минем өчен дә өзелеп тора.
Шуннан бу бик ашыкмыйча гына, тәмләп кенә үзенең сөяркәсен мактый башлый. Бу тиклем мактагач, ахирәтенең дә кызыксынуы арта һәм ул танышу теләге белдерә:
— Һич югы синекенә карап сокланыйм әле бер, таныштыр әле.
— Яхшы, — ди ахирәте, — Ул тиздән шушы тирәдән узып китәргә тиеш.
Көтәләр. Ир боларны искә алмыйча узып китә. Аны күрү белән гомер буе гаилә тормышында яшәгән ханым кычкырып җибәрә:
— Шушымы сөяркәң?! Кит аннан! Бу бит минем ир…
Ике ахирәт шул арада көндәшкә әверелә. Ләкин әле көнләшүдән бигрәк, гаҗәпләнү өстенлек итә.
— Ахмак бит ул. Үзе саран, үзе ике йөзле. Белмим, нәрсәсенә исең киткәндер инде, — ди хатыны.
— Юк, син ялгышасың, дип каршы төшә сөяркәсе, — Шундый кыю, зирәк кеше. Саран да түгел ул. Менә алтын алкаларым, йөзегем, туным, машинам.
— Кит инде, юкны сөйләмә. Бәйрәмдә чәчәк тә күтәреп кайта белми бит ул, бичара. Хәтта хезмәт хакының да яртысын гына бирә.
— Юк ла инде, — ди сөяркәсе, — Акыл иясе ул. Аралашу, сөйләшү рәхәт аның белән. Барсын аңлап тора, бөтен эч серләреңне чишәргә була. Аны тыңласаң, яңа дөньялар ачкан кебек буласың.
— Сөйләп торган буласың тагын… — дип мәсхәрәле елмая хатын, — Сүз рәте белә мени ул?!. Һәрвакыт ниндидер эчпошыргыч нәрсә турында мыгырдый. Тыңларлык та түгел. Ә үзе шундый булдыксыз. Беркайчан мине яклашу турында уйламас. Хәтта ярты төнгә калсаң да килеп каршы алмас. Хулиганнар өзгәләп китсә дә аңа барыбер. Ә өйдәге эш турында әйтмим дә инде мин. Чүкеч тотмаганына гына да биш былтыр.
— Алай түгел бит, — дип елмая сөяркә, — Миңа килсә, ул бер генә дә тик тора белми. Кайда нәрсәне төзәтәсе бар, шундук эшләп куя. белмәгән эше юк үзенең. Нәрсәгә тотынса, шул көлеп тора. Бигрәк уңган ир инде!
Хатыны бераз гаҗәпләнеп карап тора да башын чайкап куя:
— Карале, син мине үртәр өчен юри шулай сөйләнәсең бугай ул.
— Әле өч көн элек кенә миңа бәйләнеп маташкан егетнең арт сабагын укытты. Көчкә качып котылды теге бахыр. Әйтеп торам бит, ул шундый кыю йөрәкле, юмарт күңелле, акыллы һәм кешелекле.
— Җанымны үртәп торма әле, — дип кул селти хатыны, — Инде ун елдан артык бергә яшим бит, аны миннән дә әйбәтрәк белгән кеше юк. Беткәнбаш инде шунда. Исәпкә бар, санга юк. Нәрсәсенә исең китәдер. Ир кеше буларак та әлләни гайрәте юк бит, ходаем. Атнага бер исенә төшсә ярый инде.
— О, бик хаталанасың, — сөяркәнең тавышында татлы газап чалымнары яңгырап китә, — Бик ялгышасың син…
Шул рәвешле, ике хатын ике төрле сөйли, ике хатын ике ирне күрә. Ә ир – берәү генә. Могҗизалар күп инде бу дөньяда…

Марат Кәбиров

(Барлыгы 93 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .