kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Иптәш Сталин тартканда Мнздрав дәшми иде

* * *
Акча ирләрне боза. Бозымны салдыру өчен акчалы ирләр янында хатын-кыз булырга тиеш.

* * *
Кыюлык, тәвәккәллек, ихласлык — исерүнең төп өч билгесе.

* * *
Иптәш Сталин тартканда Мнздрав дәшми иде.

* * *
Сарыкларны шашлыкка чакырмыйлар.

* * *
Күп очракта теләгеңә ирешү өчен әле кылган гамәлеңнән туктау да җитә.

* * *
Ата һәм ул каршылыгы: кеше маймылны аңламый.

* * *
Май — ул матдәгә әйләнгән ялкаулык.

* * *
Бер ир-ат та хөкүмәтнең һәм хатынының акчаны ничек җилгә очыруыннан канәгать түгел. Аерма шунда гына: ул хөкүмәтне тиргәүдән курыкмый.

* * *
Якыннанрак танышкач, ераккарак җибәрдем.

* * *
Ахмак булу да бик җиңел түгел — көндәшләр күп.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Намусы булмаган кешеләрнең нәрсәсе генә юк!

* * *
Дөньяның астын-өскә китерерлек бер фикер язсаң, зыялыларның яртысы – җөмлә төзелешен, яртысы – хәреф хатасын тикшерергә тотыначак.

* * *
Ирләрнең корыч мантыйгы хатын-кыз өчен металлолом.

* * *
Якты киләчәккә өмет итү халыкның караңгылыгыннан килә.

* * *
Россиядә интернет туктаусыз рәвештә үсә һәм телевидениега әйләнә бара.

* * *
Сүз белән яраларга мөмкин. Сүзлек белән — үтерергә.

* * *
«Ирек сөясеңме? Дүрт ягың — кыйбла!»

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 104 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .