kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Җан теләгәнне эшләргә тән комачаулый

* * *
Кыюларга уңыш елмая. Һәм бераздан ыржая башлый.

* * *
Күзәтүсез калган яшь балалар күп очракта яшь ата-аналарга әверелә.

* * *
Эчүне ташлатуның иң ансат юлы — аны рецепт буенча бирү.

* * *
Мактаналмаганнар — акланалар.

* * *
Колланучылар җәмгыяте төзедек.

* * *
Мәгълумәт диңгезендә дә бер йотым белемгә сусап үлүең бар

* * *
Кызларга ошау өчен акыллы, чибәр, бай, яки песи булырга кирәк.

* * *
Кызлар колак белән ярата, әбиләр колак аппараты белән.

* * *
Җәмәгатьчелек фикере тудыруда җәмәгатьчелек фикеренең тәэсире бармы икән?

* * *
Бала үстерүдә иң мөһиме — әтисен дөрес сайлау.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Докторга акча бирү — ришвәт, официантка акча калдыру — тәрбиялелек билгесе. Берсе гомереңне саклап кала, берсе — кофе китерә.

* * *
Бары тик безнең халык кына жигулида барганда лексусның җитешсезлекләре турында сөйли ала.

* * *
Әгәр сезгә ошамыйм һәм мине күрәсегез килми икән миңа бармак төртеп күрсәтергә кирәкми. Ул бармагыгыз белән үзегезнең күзегезгә төртегез.

* * *
Мәхәббәт — фәннең фантазиядән җиңелүе.

* * *
Мәхәббәт арып үлә.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 21 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .