kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Йолдызлар хәбәр итә

* * *
Киләсе биш елда Татарстан халкының һәм бигрәк тә татарларның милли үсеше күзәтеләчәк. Милли метр ярымга.

* * *
Пенсионерлар һәм сугыш ветераннары өчен яңа льгота гамәлгә керәчәк. Бу льгота буенча алар төнге сәгать уникедән иртәнге алтыга кадәр шәһәр транспортларында бушлай йөрү хокукына ия булачак.

* * *
Кара тәнлеләрнең протесты нәтиҗәсендә, Америкада һәм Россияда нефтьне “кара алтын” дип әйтүдән туктап, “тагын бер алтын” дип атый башлаячаклар.

* * *
Хатын-кызлар киемендә яңа мода хасил булачак – алар билләренә киң билбау тагып йөри башлый. Киңлеге егерме-егерме биш сантиметрдан артмаган бу каешның өске өлеше — кофта, аскы өлеше итәк ролен үтәячәк.

* * *
Чиновниклар һаман балалыктан чыга алмыйча, сабый булып калачак. Һәм балалар шикелле үк “мәм-мәм”, “бир”, “күтәр” дигән төшенчәләрдән ерак китә алмаячак.

(Барлыгы 29 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .