kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Канатлы сүзләр, кызыклы гыйбарәләр

Кыз йөзендәге косметика белән бергә егет күңелендәге сөю хисләре дә юылып төште.

* * *
Йөртә белмәсәң, хатын-кызны кабындырма.

* * *
Әллә нинди дөнья: ахмаклар акыллы булып кылана, акыллылар юләргә салыша.

* * *
Кыйбласыннан аны беркем дә тайпылдыра алмады. Дүрт ягы кыйбла иде.

* * *
Белдерүдән. Мәскәү үзәгендәге фатирымны Татарстанның теләсә-кайсы шәһәренә алыштырам.

* * *
Егет кешегә җитмеш төрле гүзәл дә аз.

* * *
Акыл чыганагы — тәҗрибә, тәҗрибә чыганагы — ахмаклык.

* * *
Өйләнү өчен ике кеше зарур: ялгыз кыз һәм хәстәрлекле ана.

* * *
Акча кызганыч түгел, акчаның булмавы кызганыч.

* * *
Гадәттә, без үзебез кебек уйлаган кешеләрне генә акыллыга исәплибез.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Хатын-кызны ныграк яраткан саен үеңә акча азрак кала.

* * *
Хатыныгыз: «Мин башкача сине күрергә теләмим!» — дисә, төнге урамга чыгып китәргә ашыкмагыз, бәлки ул утны сүндерүгә ишарәлидер.

* * *
Ач песи — иң яхшы будильник

* * *
Үз бәхетеңнең кыйпылчыкларыннан да ныграк кадала торган нәрсә юк.

* * *
Ай — тулгач кителә, бай туйгач – кикерә.

* * *
Ирләр комак кебек: урамда күрсәң – сокланып туймаслык, өеңә ияләшсә – агу бирәсе килә.

* * *
Җомга көн кич белән бер яшник аракы ике иргә һөҗүм итә һәм аларның хезмәт хакын алып кала.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 213 карау, бүген - 5 кеше)
@Mail.ru .