kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Канатлы сүзләр — Марат Кәбировтан

Ул үгез кебек көчле. Һәм шундый ук акыллы.

* * *
Хатирәләр язу өчен иң мөһиме — фантазия.

* * *
Ахмакларга акыл кергәч кенә хакимият үзгәрә

* * *
Җитди кеше кирәк чакта гына елмая. Һәм кирәкле кешегә генә.

* * *
Ахмакларны ходай яралта, ә интернет тигезли.

* * *
Этнең дуслыгы, дусның этлегеннән яхшырак.

* * *
Мин һәрвакыт уйлаганымны әйтәм, шуңа дәшмим.

* * *
Башта сүз булган. Тузга язылмаган сүз.

* * *
Эшең бәйрәм кебек тоелсын өчен хезмәттәшеңә гашыйк бул.

* * *
Югарыдан карамасаң, югарыдан күрә башлыйсың.

* * *
Үзең төзегән күперләрне яндыру җиңел түгел.

* * *
Явызның ялгышуы — аның яхшылыгы.

* * *
Чәйнәнү – ризалык билгесе

* * *
Бу дөньяда яшәүнең беренче җитмеш елы гына бераз кыенрак, соңыннан күнегелә.

* * *
Мин сиңа беркайчан да алдашмадым — җаваптан киттем, әйтеп бетермәдем, бераз фәстердем, дәшми калдым, азрак кыландым, ә алдашу — юк, алла сакласын.

* * *
Банк талаган кешеләрне дә төрмәгә утырталар, банкны талаган кешеләрне дә.

* * *
Интернет аркасында мин йокларга иртә ята башладым. Иртә белән.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 149 карау, бүген - 5 кеше)
@Mail.ru .