kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кемнең хатыны татлырак?

Борын-борын заманда Ходай тәгалә ун ир ясаган. Аларның берсе иген иккән, берсе көтү көткән, берсе балык тоткан… Бераздан барсы да Ходай каршына килгән:
— Нәрсәдер җитми, барыбер, күңелсез безгә болай.

Ходай тәгалә боларга камыр биргән:
Шушы камырдан һәркайсыгыз үзегезгә ошаган хатын-кыз әвәләгез, — дигән ул, — озын буйлымы, анда, тулы гәүдәлеме — үзегез ниндине телисез. Мин аларның барсына да җан өрермен һәм сезгә беркайчан да күңелсез булмас.

Ирләр эшкә тотынгач, Ходай тәлинкә белән шикәр алып чыккан:
— Менә монда ун шакмак шикәр, һәркайсыгыз берне алыгыз һәм камырга өстәгез. Хатыннарыгыз татлырак булыр.

Ирләр тәлинкәне бушаткан. Буш тәлинкәгә карагач, Ходайның кәефе кырылган:
— Сезнең берегез ялганчы икән, — дигән ул, — Монда унбер шакмак шикәр иде. Кемдер икене алган.
Ирләрнең берсе дә дәшмәгән.

Шуннан Ходай хатыннарның унысын да үзенә алган һәм бутаган-бутаган да ирләргә өләшкән. Инде сайлау мөмкинлеге булмаган, кемгә нинди эләгә — шул эләккән.
Шул дәвердән бирле ун ирнең тугызы кеше хатыны яхшырак та, татлырак та дип уйлый. Чөнки аңа ике шакмак шикәр эләккән. Бары тик ун ирнең бере генә белә: хатыннырның барсы да бер төрле. Чөнки унберенче шакмак шикәрне ул камырга кушмады, ә үзе ашады.

(Барлыгы 92 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .