kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кеше гашыйк та, акыллы да була алмый

* * *
Иртән ашамыйм — уйда син генә, көндез ашамыйм — уйда син генә, кичен ашамыйм — уйда син генә. Төнлә йокламыйм — ашыйсы килә.

* * *
Һәува костюмы аңа бик килешә. Кайбер урыннарын тарайтасы бар, әлбәттә.

* * *
Кеше гашыйк та, акыллы да була алмый.

* * *
Кирәксезлек тойгысы — тойгы да, кирәксезлек тә булырга мөмкин.

* * *
Хатын-кыз сезнең курайга биергә теләми икән, димәк кураегыз шул чама гына.

* * *
Бер карчык ингаляторын кальян белән бутап, көн буе бар авыруларын онытып торган.

* * *
Юынмыйм, кашынырга теләмәгәннәр юынсын!

* * *
Гадәттән тыш хәлләр, гадәттә, кабатланучан була.

* * *
Барсы белән дә очраклылык идарә итә: кемгәдер мирас булып талант, акыл, яки миллионнар кала, ә кемгәдер – диабет.

* * *
«Телевизор ватылды. Шуңа гөмбә ашап келәм карап утырам.»

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Юл читендәге баганалар хәвефсезлек чараларын сакласа, аварияләр сирәгрәк булыр иде.

* * *
Ахмаклык кайчак баш җитмәслек нәтиҗәләргә китерә.

* * *
Үз ахмаклыгыңны раслап кул кую урыны кайвакыт ЗАГС дип атала.

* * *
Ирләргә рәхәт — соң өйләнәләр, иртә үләләр.

* * *
Сәясәт җиңелгән урында сугыш башлана.

* * *
Комсызлык белән саранлык көрәше «сәүдә» дип атала.

* * *
Гашыйк кеше бер нәрсәгә дә шикләнми, яки… бар нәрсәгә дә шикләнә.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 83 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .