kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Коры закон тамакны киптерә

* * *
Уңышка ирешүнең иң кыен өлеше — шатланырлык кеше табу.

* * *
«Бар да яхшы!» дигән сүзегездән кемгәдер начар булачак.

* * *
Адәм акылы уйлап табалмаган ахмаклык юк.

* * *
Коры закон тамакны киптерә.

* * *
Картлык билгесе: төшләре әйбәт, йокысы начар.

* * *
Әгәр ахмак акыллы гамәл кылса, аптырамагыз. Бу дөньяда хәтта акыллылар да хаталана ич.

* * *
Ул закон алдында фонограммага җавап бирә.

* * *
Кем өлгерми, шул озата.

* * *
Тырыш, тырыш, карачкы, манекен булырсың.

* * *
Һәр яңа көн “Эх, кичә иртәрәк ятарга кирәк булган” — дигән уйдан башлана.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Эчүне ташлау кыен түгел. Моның ни өчен кирәк икәнен төшенү авыр.

* * *
Әгәр этләр кеше телен аңласа, адәм баласының бер дусты да калмас иде.

* * *
Әгәр ирегез сезгә ялгыш чит хатын исеме белән дәшә икән: “Әү, җаныем!” дип әйтегез. Үкенмәссез…

* * *
Еллар узган саен тулылана торган бәхет “хатын” дип атала.

* * *
Нәрсә уйлаганыңны әйтү, нәрсә әйткәнеңне уйлаудан кыенрак.

* * *
Кешенең канын эчеп бетерү өчен 100 мең черки кирәк. Ә башын катыру өчен берәү дә җитә.

* * *
Күпчелекнең мыскыллавына беркайчан да артык игътибар итмәгез. Әгәр маймыллар сөйләшергә өйрәнгән икән, бу әле аларның хаклы икәненә дәлил түгел.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 97 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .