kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Күзеңне ачкан кешенең авызын япма

* * *
Иртәләрен йөгерәмме? Әлбәттә! Әле кычкыра-кычкыра йөгерәм:»Шайтан, тагы йоклап калганмын!..»

* * *
Тыйнаклык кешене бизи, ир-егет бизәнеп йөрми.

* * *
Бай булу өчен өч нәрсә кирәк: акыл, талант һәм күп акча.

* * *
Күзеңне ачкан кешенең авызын япма.

* * *
Баш кешегә эшләр өчен бирелмәгән.

* * *
Тормыш — велосипедта йөрү кебек: үргә менәргә теләсәң генә көч түгәргә кирәк.

* * *
Үз дөньяңны үзең төземәсәң, аны төзүче тиз табылачак.

* * *
Кеше — горур яңгырый. Дуңгыз! Тук яңгырый.

* * *
Һәйкәлләр — бөек. Кемнеңдер исемен йөрткән өчен түгел, ә барсын күреп тә дәшмәгән өчен.

* * *
Син хуҗа булмаган нәрсәләр сиңа хуҗа була.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Биеклектән курыкмагыз: һәр упкынның төбе бар.

* * *
Балаң акыллы һәм уңган икән, аның кемгә охшаганлыгы болай да билгеле. Әгәр сантый һәм булдыксыз икән, бу очракта тормыш иптәшеңнең шәҗәрәсен белү кирәк.

* * *
Начар итеп сүгенгәнне җенем сөйми, сүгенсәләр яхшы итеп сүгенсеннәр.

* * *
Бер генә чит ил теле дә миңа хуҗа була алмады.

* * *
Кешегә акыл да, хатын-кыз да берьюлы килми.

* * *
Тормыштан ул барсын да алды. Һәм тормышы бернәрсәсез калды.

* * *
Кешеләр өч төргә бүленә: саный белүчеләр һәм саный белмәүчеләр.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 32 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .