kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кызыклы фактлар

* * *
Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый. Дөньяның 43 илендә ул — 1 гыйнварда, ә 16сында 1 марттан башлана.

* * *
Русия мәктәпләрендә “5” билгесенә уку — мактаулы, ә менә Чехиядә “5” — иң начар билге. Франциядә 20 баллы билгеләр, ә Кытайда — 100 баллы (60 баллдан аз булса — безнеңчә “2”). Ә Норвегия мәктәпләрендә 8нче сыйныфка кадәр бернинди билге дә куймыйлар.

* * *
Иң күп укучы укыган мәктәп Һиндстанда. Анда 28 мең бала белем ала.

* * *
Вьетнам мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртән йога сәгатьләре оештырыла. Дәресләр лотос позасыннан башлана. Йога вакытында укытучы укучыларга гыйбрәтле хикәятләр сөйли.

* * *
Таиландта филләр өчен мәктәп бар. Анда хайваннарны рәсем төшерергә, урам җыештырырга өйрәтәләр. Әлеге мәктәптә филләргә артист дәресләре дә бирәләр. Аттестат алгач алар турист­ларның күңелен күрә.

* * *
Финляндиядә укучы бала үзе теләмәсә, укытучының аны такта алдына чыгарырга хокукы юк. Әлеге илдә сыйныфташлары алдында укучының кимчелекләренә басым ясау катгый тыела.

* * *
Иң озак дәрес 54 сәгать буена барган. Биология фәненнән профессор ике тәүлектән артык лекция укыган. Әлеге хәл 2003 елда Австралиядә булган.

* * *
Бөекбритания түрәләре мәктәп укучыларына жаргон сүзләрне куллануны тыйган. Еш кабатлана торган “сәлам”, “пока” сүзләре урынына да алар “хәерле иртә”, “сау бул” дип әйтергә тиеш.

(Барлыгы 75 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .