kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Лекциядә йокласаң, армиядә уянырсың

Син кайчан да булса үз бәхетеңне каршыларсың. Ә әлегә яңа көнне каршыла.

* * *
Сәләмәт тормыш рәвеше аңа сәлам дә бирми иде.

* * *
Томыш максаты – максатны тормыш итү

* * *
Бер-береңнең тормышын боза башлау бәйрәме «туй» дип атала.

* * *
Үзе янарга теләмәгәннәр башкаларны яндыра.

* * *
Үзе үч ала белмәүчеләр өчен Ходай үч ала.

* * *
Үз статусыгызны саклагыз. Ул психиатрга сезнең чиргә дөрес диагноз куярга ярдәм итәчәк.

* * *
Бәхетле булу өчен кайчагында бәдрәфнең кайдалыгын белү дә җитә.

* * *
Яхшы ирләр хатыннарына: “Кадакны дөрес какмыйсың!” – дип кисәтү ясамыйлар.

* * *
Лекциядә йокласаң, армиядә уянырсың.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Ә хәзер һава торышы турында кыскача: яп-яланаяк!..

* * *
Кайбер ханымнар бүре кебек: аларны да аяклары туйдыра.

* * *
Мин диетага утырдым, спорт белән шөгыльләнә башладым һәм 14 көн эчендә ике атнаны югалттым.

* * *
Бу каһәр суккан төзүчеләр гел нәрсәдер җимерә.

* * *
Хатын-кызның йөзе — иренең күлмәге, ир-егетнең йөзе — хатынының туны.

* * *
Талант ул сыткый кебек. Кемдәдер була, кемдәдер булмый.

* * *
Сарыкны да өстәлгә утырталар. Тик тәлинкә белән.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 42 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .