kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Марат Кәбиров афоризмнары

* * *
«Безнең илдә генә!» — дип безнең илдә генә әйтәләр.

* * *
Хатының белән беркайчан да бәхәсләшмә. 90% очракта ул хаклы булып чыгачак. Ә калган 10% очракта – син гаепле булачаксың.

* * *
Хатын-кызда барсына да яхшы булырга тиеш.

* * *
Хатын-кызның мәңгелек соравы: «Ябыгыр өчен нәрсә ашарга?»

* * *
Үзләштерелмәгән утрауга эләккән бөтен кеше дә Робинзон булмый, кемдер маймылга әйләнә.

* * *
Бәхетсез икәнен аңлаганчы үлгән кешедән дә бәхетлерәге юк.

* * *
Ходай ярлыларны ярата һәм байларга ярдәм итә.

* * *
Ялгыз калсаң, беркайчан да: “мин ялгыз, мине барсы да онытты”,- дип уйлама. Син кайчандыр алдаган хатын-кызлар, син кайчандыр саткан дусларың, син күптән оныткан туганнарың, банк һәм военкомат беркайчан да сине онытмый.

* * *
Кеше булырга телимен. Кешеләр ирек бирми.

* * *
Бүгенге медицина авыруны гына түгел, ә дәвалану теләген дә юкка чыгара.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Нык бай кеше үз байлыгын күрсәтергә ашыкмый. Акыллы кеше дә шулай.

* * *
Аерылышкач, өйне тигез итеп бүлделәр. Хатынына өйнең эчке ягы, иренә тышкы ягы эләкте.

* * *
Тормыш турында күбрәк уйланган саен, уйлыйсы килми башлый.

* * *
Үзләре үк җинаятьчелеккә каршы көрәшкән полиция үзе җинаять кылырга тиеш түгел дисезме? Нигә алай булсын ди әле?! Табиблар да авырый бит.

* * *
Россиядә сәламәтлекнең ике төрле үлчәме бар: «эчәргә ярый» һәм «эчәргә ярамый»…

* * *
Бөтен нәрсәне дә фәкать үзең теләгәнчә эшләргә мөмкин. Тик бүген — әткәң-әнкәң, иртәгә балаларың күзенә туры карарга туры килә.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 166 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .