kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Марат Кәбировтан кызыклы афоризмнар

Хатыныңны озак вакытка ялгыз калдырма, юкса, синсез ничек рәхзәт икәнен аңлавы бар.

* * *
Мәңгелек двигатель уйлап табуга мәңгелек тормозлар комачаулый.

* * *
Яхшы табип авыруның бер тиенен дә калдырмаска тиеш

* * *
Аляскада рэпперлар юк: урамда үсү – кыен.

* * *
Ярлылык, хатын, закон — максатка илткән юлда мотлак шушы өчәүнең берсе очрый.

* * *
Телефон һушка китерде: «Абонент вакытлыча… лаек түгел…»

* * *
Кайчагында әйткән сүзеңне үтәү мөмкин түгел. Бигрәк тә, ул сүгенү сүзе булса.

* * *
Колакларына караганда, ул тукмач ярата иде.

* * *
Киемнәреңне яңартырга акчаң булмаса, эш урынын үзгәрт: яңа коллектив өчен бөтен киемең дә яңа булып күренер.

* * *
Кыйммәтле бүләкләрдән беркайчан да баш тартмагыз. Мәхәббәт килә дә китә, ә ломбард тәүлек әйләнәсенә эшли.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Тизрәк байыйсы да: «Иң мөһиме акча түгел» — дип әйтәсе иде.

* * *
Кайбер дошман дустан арзангарак төшә.

* * *
Табан астыннан юл башлана…

* * *
Коррупция белән көрәшүче чиновник үз койрыгын тотарга тырышучы көчекне хәтерләтә.

* * *
«Сезгә караган саен сәләмәтлек телисе килә.»

* * *
Һәркем оҗмахка эләгергә тели. Ә берсенең дә үләсе килми.

* * *
Мәгълумәт диңгезендә дә белемсезлеккә тончыгып үләргә мөмкин.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 162 карау, бүген - 8 кеше)
@Mail.ru .