kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Марат Кәбировтан кызыклы әйтемнәр

* * *
Кешене үзгәртү эшен маймылдан башларга кирәк иде.

* * *
Хатын-кызлар яхшы бии — аларга берни комачауламый.

* * *
Хәтер тыкырыкларында шатлыклар сакланмый.

* * *
Яткан килеш абынып булмый.

* * *
Картлыктан куркырга ярамый. Ул тиз уза.

* * *
Кешеләр каләм кебек. Һәркайсы үз тормышын үзе ясый.

* * *
Никах — иң шәп окулист.

* * *
Иң бәхетсез кешеләр диңгез буенда яши, аларның ялга барыр урыны юк.

* * *
Җиде кат уйла, бер кат телеңне тый.

* * *
Миңа нишләргә кирәген әйтмәгез, һәм мин сезгә кайда барырга икәнен әйтмәм.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Яхшы кеше күрәсең килсә, яхшылык эшлә дә көзгегә кара.

* * *
Дөреслек сөйсәң, ялгызлыкны да сөй.

* * *
Балалар — тормыш чәчәкләре. Гөлләмәләр җый да әниеңә бир.

* * *
Сөйләшүдән туктап торган арада кеше уйлыйм дип уйлый.

* * *
Россия картайды, ул пенсия акчасына яшәргә җыена.

* * *
Эшләмисең икән, яшәргә акча юк. Эшлисең икән – вакыт.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 157 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .