kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Марат Кәбировтан кызыклы статуслар

* * *
Тормыш — кызыклы яңа уен, ә мин — иске компьютер. Кайчак шулай тоела.

* * *
Барсы да канәгать түгел иде, әмма зур оптимизм белән еладылар.

* * *
Ялган ишетәсең килмәсә, бер кайчан да: «Мин яратам сине» — димә.

* * *
Кешеләр бер кыек астында яшәргә, бер табында ашарга, бер түшәктә йокларга һәм чит булып калырга мөмкин. Бары тик бергә кылган ахмаклык кына берләштерә ала.

* * *
Күпме акча минсез интегә.

* * *
Туй шул тиклем тыныч узды — ресторанда Wi-Fi бушлай иде.

* * *
Кызык нәрсәләр күбәйгән саен кызыксынучылар азая.

* * *
Сирәк очрый әтрәк әләмнәр кеше тормышында ешрак очрый.

* * *
Кайбер кешеләргә булган хисләреңне алату өчен сүзләр генә җитми. Яхшы гына чыбыркы, бәлки, җитәр иде.

* * *
Күбрәк яшәгән саен подъезд алдындагы әбиләрнең: » тирә-якта гел караклар, фәхишәләр һәм сантыйлар» — дигән сүзе дөрес булган бугай дип уйлыйм.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Әгәр кеше үзенә нәрсә кирәген белә икән, яки ул бик аз белә, яки аңа бик аз кирәк.

* * *
Булдыксыз кешенең ике кулы да — сул кул.

* * *
Әгәр синең белән миңа рәхәт икән, бу синсез кыен дигән сүз түгел.

* * *
Тишектән кергән җил җилеккә үтәр.

* * *
Нәрсә боегып торасың, телефоның суга төштеме әллә?

* * *
Руль артында телефоннан сөйләшкән өчен штраф булдырганнан соң, машина йөртүчеләр телефоннан сөйләшми, ә смс языша.

* * *
Бу тормышны яктырак итә алучы кешеләр бар. Рәхмәт сезгә, электриклар.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 117 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .