kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Матурлык — коточкыч көч!

Үземне яраткан кешеләрнең барсын да яратам. Зәвыклары яхшы булган өчен.

* * *
Матурлык — коточкыч көч!

* * *
Ул ялкау түгел, бары тик алдан ял итеп куярга ярата.

* * *
Ахмаклар илендә акыллыны патша итмиләр.

* * *
Кайбер хатын-кызда ирләр беркайчан да гафу итә алмый торган нәрсә бар. Хыянәт түгел. Егетлек.

* * *
Тыелган нәрсә юк, мөмкин булмаганы гына бар.

* * *
Акчаны акча тудыра диләр. Ә минекеләр һич тә үрчергә теләми. Кысыр хайваннар!

* * *
Эшсезлекнең бер авыр ягы бар: ял итеп булмый.

* * *
Акчаны акыл белән тоту мөмкин түгел. Кибеттән чыгасың — бер тиен акчаң калмаган, ә акыл белән хәтта кызыксынучы да юк.

* * *
Балам, юк бар белән баш катырма, туризмны сайла. Безнең дәүләт бары тик туризм турында гына хәстәрлек күрә. Аның бөтен сәясәте үз илебездә туризмны үстерүгә корылган.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Яхшылыкны чәчәргә, явызлыкны утыртырга кирәк.

* * *
Медицина мөмкинлекләре чиксез, пациентларның мөмкинлкләре генә чикле.

* * *
Сөйләргә оят булган нәрсәләрне искә алу рәхәт.

* * *
Безнең көннәрдә барсы да булырга мөмкин. Аеруча, төнлә.

* * *
Бәйсезлек көнен без шултиклем озак бәйрәм иттек, бәйсезлек көненә бәйлелек барлыкка килде бугай.

* * *
Африка маймыллары банан җыюның яңа ысулын тапкан: алар моның өчен россиядән эшчеләр яллый.

* * *
Бу дөньяга килгәндә мин шок хәлендә идем. Ике елга якын авыз ачып бер сүз әйтәлмәдем.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 158 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .