kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Общага

Гадәттә тулай торакларның кухнялары уртак була. Уртак кухня – ул кем өчендер табыш, ә кем өчендер – югалту. Ник шулаймы?
Туган авылын, әнисе кочагын яңарак кына калдырып килгән беркатлы кыз бала тавык шулпасын плитәгә куя. Аның янына кәстрүл күтәреп бер егет чыга. Елмайган була, алай-болай хәлен сораша. Кыз моны егетнең бәйләнергә теләүе дип уйлый һәм ашыгып бүлмәсенә кереп китә.
Шуны гына көткән егет алан-йолан каранып ала да кызның тавыгын үзенең кәстрүленә салып куя һәм плитәне кабызып бүлмәсенә кереп китә.
Бераздан кызның кухнядан ачулы тавышы ишетелә:
— Бәдбәхетләр, хайваннар…
— Нәрсә булды? — дип кызыксына тавышка йөгереп чыккан егет.
— Бер юньсезе тавыгымны урлаган.
Егет шундук үзенең кәстрүлен ачып карый:
— Һм… Ә минекенә тимәгәннәр.

(Барлыгы 58 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .