kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Прикольные афоризмы на татарском языке

Югары цивилизацияле илләрдә диваналар азрак туа. Чөнки акыллылар презерватив куллана.

* * *
Бу дәвердә рәхмәт әйтү мыскыллау сыман ишетелә.

* * *
Сары матбугат зәңгәрләнә.

* * *
Саңгырау хирург наркоз кулланмый

* * *
Тәҗрибәле хатын бер күз карашы белән бөтен каныңны эчеп бетерә ала.

* * *
Фикер алышу — үз фикерең белән кайтасың, хатының фикере ббелән чыгып китәсең.

* * *
Әкияттәге патша малаен көтеп алалмагач, кызларның күбесе үз патшалыгын төзергә мәҗбүр була.

* * *
Башыгыз сезнең белән дуслашырга тели

* * *
Балда майда йөзәр өчен бал корты кебек эшләү мөһим түгел.

* * *
Үз башың җитмәслек дәрәҗәдә югары булма.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сабыйлыкның беренче кырык елы — иң кыены.

* * *
Гомер ахырына кадәр сәләмәт тормыш алып барган кеше табутта шулкадәр матур күренә, эчү, тарту һ. б. начар гадәтләрне шушы мизгелдә үк ташлыйсы килә башлый.

* * *
Гүзәллләрнең ахмаклыгын гына түгел, акыллылыгын да гафу итеп була.

* * *
Туйдан соң. Кич. Башта ул сөйгәненең ал күлеген салдырды…

* * *
Ахмак булган җирдә явызга эш калмый.

* * *
Яхшы хөкүмәт бүтәннәрне алдый, начары — үз халкын.

* * *
Иң мөһиме — аягыңа басу. Ә уянырга беркайчан да соң түгел.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 121 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .