kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Сәләмәт тәндә – микроблар да көчле

* * *
Элек мәктәпләрдә балаларны укырга-язарга өйрәтәләр иде. Хәзер моны балалар өйдә ничек өйрәнгәнен тикшерәләр.

* * *
Бер якын кешеңне очрату өчен әллә күпме ерак китмәгән кеше белән аралашырга туры килә.

* * *
Социаль челтәрләр барлыкка килгәч, һәр кеше үз тормышын барсына да кызык, ә үзен кемгәдер кирәк дип уйлый башлады.

* * *
Гаделлек тойгысының көчәюе кайвакыт көнчеллекне хәтерләтә.

* * *
Яхшы эшкә урнашырга телисеңме? Бер буш урын бар ул, ләкин бушлай түгел.

* * *
Күктәге йолдызларны, тәрәз артындагы кешеләрне, кибеттәге кыз биргән сдачаны чутлагыз. Тик беркайчан да үзегезне акыллыга чутламагыз.

* * *
Тормыш кора алмыйсың икән, башка нәрсә корып кара.

* * *
Таң белән:»Җаным, мин йөкле бугай» — дигән сүзне ишеткәч, ул тагын ике көн буе йоклаганга салынып ятты.

* * *
Сәләмәт тәндә – микроблар да көчле.

* * *
Беркем дә көнләшмәгән кешедән генә көнләшергә мөмкин.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сайлау урнасына хыялларыгызны ташламагыз.

* * *
Безне дошман дип уйлаучылар нык ялгыша. Чынында, без дошман түгел, ә алар үзләре дошман.

* * *
Алдан корган план буенча, барсы да очраклы рәвештә килеп чыкты.

* * *
Үз юлың белән бару бик авыр. Бигәк тә, трамвай булсаң.

* * *
Миллионлаган ир-егетнең ялгышуы мөмкин түгел: хәмер – файдалы.

* * *
Үлемсезләр үлеп беткән чор.

* * *
Үткәнне дә үзгәртүчеләр бар.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 58 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .