kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Санта Барбара

Бер танышым сөйли… Ну, аларда бер өлкән лейтенант инде, старлей гади сөйләм телендә… Ну, яхшы егет, ну, бераз уңга да йөри. Калган вакытын сулда уздыра. Нәтиҗәле хезмәт көненнән соң якындагы сыраханәгә керә бу, кирәк бит инде намустагы керләрне юып төшерергә. Вәт, шунда бер матур ханым белән таныша, ә тегесе үзенә кунакка чакыра: ну, әйдә, сөйләшеп утырабыз, иртәнге аш ашап китәрсең. Хатын кыз сүзе закон бит инде, үз хатының булмаса — бигрәк тә.
Төн ничек узганы турында тарих берни дәшми. Ә таң белән, ну, сәгать җиделәр тирәсендә теге ханым старлейны уята һәм тотлыга-тотлыга нәрсәдер аңлатырга маташа. Ишектәге кыңгырау тавышын ишетүгә старлей үзе дә аңлый, әлеге ханымның ире бар икән һәм ул бик еракта түгел икән, ишек артында гына икән…
Мондый очракта чын ир-егет нәрсә эшли инде? Чалбар, күлмәк, ботинка, куртка… Болар барсы да тиз генә, караваттан болконга кадәр арада киелә һәм… Ну, сулга йөреп өйрәнгән кеше өчен гадәти күнекмә… Ә урамда кыш, болкон астында — кар… Ә кар — муеннан… космостан сикерсәң дә исән калырлык…
Ләкин тормыш тулы кан белән ага…
Кышкы матур иртә. Талгын гына кар ява. Әби кеше этен урамга алып чыга. Ләкин ерак китә алмый, шушы тирәдә яшәүче бер алкаш ир моңа акча сорап бәйләнә. Алкашы да андый-мондый гына нәрсә түгел, ә шкаф зурлыгы. Сукса ега, ауса тормый торган. Һәм әби… Ну, ул нәрсә эшли ала инде бу очракта, ул бар хутына сөрәнли:
-Милитсия! Милитсия, анаңны! Коткарыгыз!
Һәм шунда кинәт… өченче каттан кокардалар, погондагы йолдызлар ялтырап кала һәм бер милиционер килеп төшә. Төшкән уңайга хәлне аңлап ала да теге хулиганны бәреп ега бу һәм карчыкка эндәшә:
-Әби, озак көтмәдегезме?!
Әби ни әйтергә белми катып кала. Әлбәттә, аның китап укыганы да, кино караганы да бар. Әмма безнең миллиционерлар шул дәрәҗәдә эшли аладыр дип уйлаганы гына юк. Күз алдыңа гына китер, ярдәм сорап бер кычкыру белән һавадан милиционер килеп төшсен әле! Горурлык ич бу!
Ләкин тормыш тулы кан белән ага…
Бу вакытта теге ханымның ире нәрсәдәндер шикләнеп болконга ташлана һәм милиционер бер әзмәверне җиргә сузып салганны күреп кала. Болконнан сикерүчене милиционер карак дип уйлап җиргә яткызды, — дигән нәтиҗәгә килә ул һәм баскычка ташлана. Үч алу теләге көч тә, дәрт тә, җитезлек тә өсти. Моңа кадәр дә шикләнә иде ич, ә монда — барсы да әзер, теге азгынның иманын кидерергә генә кирәк. Йөгереп килеп, җирдә яткан азгын бәндәнең иң авырткан җиренә тибәргә генә дигәндә таеп егыла һәм нәфрәт белән тулы аягы старлейның башына эләгә.
«Ух, зараза, бу барсын да аңлаган» — дигән уйлар белән милиционер караңгылыкка чума. Һәм торырга маташкан җиреннән кабат җиргә сузылып ята.
Ә тормыш… дәвам итә…
Бу арада теге шкаф һушына килә. Һәм батырларча торып баскан ирне күреп кала. Үзен сугып егучы кеше шушы икән дип аңа берне манчый, теге егылгач, бер тибәргәме, әллә ике тапкырмы дип уйланып торганда югарыдан чыелдык тавыш ишетелә. Шкаф башын күтәрә. Һәм… ниндидер кара нәрсә төшә… Аның ни икәнен аңлап өлгергәнче теге кара нәрсә аның маңгае белән очраша. Шкаф-ир һуштан язып егыла.
Тормышта барсы да гади генә.
Иренең ярсып төшеп китүен күргән хатын, аны туктатып булмасын аңлап болконга ташлана, ә аста… аста аның ирен кыйнап маташалар… һәм ханым кулына беренче эләккән нәрсәне алып аска томыра… Аны кыйнаучыга… Ну, кул астына казан эләгә… Казан теге шкаф зурлык ирне һуштан яздыра…
Финал. Болконнан түбән карап катып калган хатын. Һәм… Баядан бирле елмаеп басып торган карчык. Хатын-кызлар гына исән калган.
Дөреслек җиңә. Яки нәрсә җиңә, шул – дөреслек.

Марат Кәбиров

(Барлыгы 82 карау, бүген - 3 кеше)
@Mail.ru .