kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Сәясәт турында 5 мәзәк

мәзәкләр

* * *

Ике ир дөнья хәлләре турында сөйләшә:

— Синеңчә, кем гаепле, төрекләрме, әллә безнекеләрме?

— Хатын-кызлар гаепле.

— Ничек инде?

— Соң шулар тудырган бит инде җыен ахмакны.

* * *

— Дөньядагы хәлләрнең киеренкелеге сәбәпле, СССР оборона министрлыгы штатларны кыскарту зарурлыгы турында хәбәр итте.

— Нинди штатларны юкка чыгару турында уйлыйлар инде?

— Әлегә төгәл билгеле түгел. Могаен Невада штатыннан башларлар.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *

Поезда өч кеше килә. Бераздан берсе:

— Ах… — дип авыр сулап куя. Тиздән аңа икенчесе кушыла:

— Ух…

— Эх… — ди өченчесе аның артыннан ук.

— Уф… — дип дәвам итә беренчесе.

Аны тагын икенчесе эләктереп ала:

— Ай-ай…

Өченчесе тирән сулый да кул селти:

— Әйдәгез, башка темага күчик әле. Сәясәт турында күпме сөйләшергә була инде.

* * *

Базар чатында, кешеләр иң күп йөргән урында берәү листовкалар таратып тора. Кешеләр алалар да курку катыш тизлек белән кесәләренә тыгып куялар. Мондый нәрсәне аулаграк урында, иркенләбрәк уку хәерле. Әмма берсе түземсез җан булып чыга, ул дүрт-биш адым атлау белән листовканы әйләндереп-әйләндереп карый да кире килә:

— Нишлисез сез?

— Листовка таратам.

— Листовка?!. Анда берни дә язылмаган ич!

— Нәрсәсен язып торырга инде. Болай да билгеле ич.

* * *

Диоген суда коенып чыккач, кояшта кызынып утыра икән. Нәкъ шул вакытта моның яныннан яраннары белән Александр Македонский узып бара.

— Әй, хәерче акыл иясе, — ди ул, — Нәрсә телисең, сора – мин барсын да үти алам.

— Бер генә үтенеч, — дип җавап бирә Диоген, — Зинһар өчен, кояшны каплама.

Сәясәт турында мәзәкләр — М. Кәбиров туплнамасыннан

(Барлыгы 79 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .