kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Шома юлда таеп егылу җайлы

Нәрсә телибез – шуный эшлибез, нәрсә кушалар – шуны телибез.

* * *
Нәрсә турында уйлаганыңны әйт, нәрсәң белән уйлаганыңны әйтермен.

* * *
Шома юлда таеп егылу җайлы.

* * *
Кешене вампир тешләсә, ул вампирга әйләнә, ди. Әллә сарыкларда да вампир сәләте инде.

* * *
Егылу урынын йомшарту өчен сүгенү сүзе кулланалар.

* * *
Аңлау һәм гафу итү генә җитми, гафу иткәнеңне онытырга да кирәк.

* * *
Компромат – компромис табу өчен иң уңайлы чара.

* * *
Үзгәреш җиле караңгы почмактан исә.

* * *
Әгәр хатын-кыз сүгенә икән — бу матур түгел. Әгәр хатын-кыз ике-өч урында эшли, ә ире диванда ауный икән — вәт, ичмаса, матурлык!

* * *
Без табигатьтә ял итәбез. Табигать бездә ничек ял иткән, без дә шулай ял итәбез.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Җитдилектән ахмаклыкка бер адым.

* * *
Тормыш – уен гына, ә футбол – җитди мәсьәлә.

* * *
Кешенең койрыгы юкка чыккан, ә койрык болгау теләге калган.

* * *
Чебеннәр карашыннан: ә кешедә яхшы нәрсә бик күп.

* * *
Минем йөргән кызым вампир бугай. Сарымсак ашаганнан соң һич кенә дә үбешеп булмый.

* * *
Ялгыш ычкынган сүз: “Кан белән сатып алынган җиңү…”

* * *
Элек минем арттан кызлар үзләре йөгерә иде. Соңыннан мин сумкаларын урлаудан туктадым.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 53 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .