kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Сынамышлар

* * *
Мәктәп коридоры буйлап, бер кочак китап күтәреп, утыз-кырык бала ияртеп йөргән берәр кешене очратсагыз, белегез: бу — татар теле укытучысы булыр.

* * *
Буең җитмәгән җир ныграк кычыта.
* * *
Үзеңә эләкмәгән зур балыкның һәрвакыт бер кимчелеге була: я ул мутант, я суга баткан кешеләрне ашап симергән, я тагы берәр нәрсә. Һич югында, дөньяда аннан да зуррак балыклар бар.

* * *
Гаилә бәхетенең төп шарты – бернәрсә дә белми торган надан хатын. Әгәр ул нәрсәдер белә, яки беләм дип уйлый икән – шул белемне сиңа тулысы белән биреп бетермичә тынычланмаячак.

* * *
Бүгенге табиплар чирне дәвалау ысулына караганда, дәвалауның күпмегә төшүен яхшырак белә. Шуңа күрә, түләүсез дәвалану бүлегенә килеп керү белән сиңа төп-төгәл фәлән сум бурычың бар сыман караячаклар.

* * *
Әгәр фатирыгызны талап чыгалар икән – күрүче булмаячак. Аның каравы, әгәр ирегез командировкада чакта ике туган энекәшегез бер кич кунып чыга икән…

* * *
Беренче тапкыр изгелек эшләгәч сиңа “Зур рәхмәт!” — дип әйтәчәкләр. Икенче тапкыр – бары тик “рәхмәт”. Өченче тапкыр изгелек эшләгәч, дәшми калачаклар. Әгәр ул кешегә дүртенче тапкыр да изгелек эшлисең икән, сак бул: “Нәрсә, шулай акырын кыймылдыйсың?!” — дип салып җибәрүе дә бар.

* * *
Телевизор карамаган, гәзит укымаган кешеләр, гадәттә, илнең шулкадәр нык алга китүен, тормышның яхшыруын белмичә интегеп яши.

* * *
Уңыш елмайды миңа, дип уйлыйсың. Ә чынында син аны көлдергәнсең генә булып чыга.

(Барлыгы 89 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .